+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
8 декабрь 2022, 08:10

Рамил Шәмсетдинов Украинага китәргә тели

Ул 2019 елда Байкал аръягы хәрби частенда 8 хезмәттәшен атып үтергән өчен 24 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм ителгән иде.

Рамил Шәмсетдинов Украинага китәргә телиРамил Шәмсетдинов Украинага китәргә тели
Рамил Шәмсетдинов Украинага китәргә тели

Рамил Шәмсетдинов Украинадагы махсус хәрби операция зонасына җибәрүләрен сораган. Бу хакта аның адвокаты Руслан Нагиев белдерде.

Шәмсетдиновның әтисе улының теләген хуплаган. "Рамил кечкенәдән хәрби булырга теләде, армиядән соң ул контракт буенча хезмәт итәргә хыялланган иде”, – дигән ул.

Хөкем ителгән срочник Украинага “Вагнер” шәхси хәрби компаниясе составында үз теләге белән сугышка китәргә теләк белдергән. "Вагнер"чылар әлегә бу хакта берни дә әйтә алмаган.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 25 октябрендә Байкал аръягы краеның Горный поселогындагы хәрби частьта Рамил Шәмсетдинов хезмәттәшләрен атып үтерде: анда 8 кеше һәлак булды, тагын 2 кеше каты яраланды. Сәбәбен частьта таралган бабайчылык күренешләре белән аңлаттылар.

Фото: mynamaz.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас