Донецк Халык Республикасының Шахтер районында юл-транспорт һәлакәтендә 16 кеше һәлак булган, тагын өчесе зыян күргән. Бу турыда ТАСС ашыгыч ярдәм хезмәтләрендәге чыганакка сылтама ясап хәбәр итә.
"Шахтерск-Торез автоюлында хәрбиләрне йөртүче йөк машинасы микроавтобус белән бәрелеште. 16 кеше һәлак булды, өч кеше хастаханәгә китерелде (алар реанимациядә)", - дип хәбәр итә Агентлыкның әңгәмәдәше.
Беренчел мәгълүматларга караганда, үлүчеләр арасында йөк машинасы йөртүчесе дә бар. Юл-транспорт һәлакәте урынында авария хәлен ачыклаучы оператив хезмәтләр эшли. Булган вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.