Уфа суды элекке полиция бүлеге башлыгын һәм аның әшнәсен 22 миллион сумнан артык ришвәт алуда гаепле дип тапты.
Уфа районының элекке полиция бүлеге начальнигы 5 ел да 6 айга гомум режимлы колониягә хөкем ителде, аның әшнәсенә шундый ук шартларда 5 ел ирегеннән мәхрүм ителү билгеләнде. Икесен дә Русия Җинаять кодексының 159нчы мәддәсе буенча зур күләмдә мошенниклык кылу буенча хөкем иттеләр. Суд йомшартучы шарт сыйфатында гаепләнүчеләрнең гаепләрен өлешчә тануны, тәүгесенең 18 яшькә кадәр балалары булуын, көчәйтүче сыйфатында эчке эшләр органы хезмәткәре тарафыннан аңлы җинаять кылуны исәпкә ала.
Эш материаллары буенча, полиция начальнигы әшнәсе аша 22,5 миллион сум күләмендә ришвәт өчен эшкуарга карата җинаять эзәрлекләүләрен туктатырга тәкъдим иткән. Янәсе, аларга югарырак вазыйфалы кешеләр ярдәм итәргә тиеш булган, акча шуларга каралган.
Ләкин бернинди ярдәм дә булмаган. Хокук сакчыларын акчаның чираттагы өлешен алганда тотканнар...
Фото: башинформ