

Бу Гараж урамындагы күпфатирлы йортларның берсендә булган. 4 кеше каза күргән, аларның берсе - 4 яшьлек бала.
Алар ашыгыч ярдәм чакырткан, чөнки хәлләре тиз начарая башлаган. Килгән табиблар барысын да хастаханәгә озаткан.
МЧСтан хәбәр итүләренчә, хәзер моның сәбәпләрен газ хезмәте белгечләре тикшерә.
Каза күрүчеләрнең өчесенең хәле арулана. Әниләре авыр хәлдә.
Берникадәр вакыт элек шушы ук шәһәрдә бер гаилә агуланган иде инде.
Фото: kartinkof.club