+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
12 декабрь 2022, 03:00

Котыру чире кешегә дә йоккан?

  Кыйгы районында котырган төлке зәһәр чир тараткан.

Котыру чире кешегә дә йоккан?Котыру чире кешегә дә йоккан?
Котыру чире кешегә дә йоккан?

Башкортстанның ветеринария идарәсендә республиканың Кыйгы районында котыру авыруы буенча карантин кертелүе турында белдерделәр.

Ведомство матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Кыйгы районының Вакияр авылында яшәүче бер кешенең ишегалдына ноябрь азагында төлке килеп эт белән сугышкан. Хуҗалары дәүләт хезмәтенә мөрәҗәгать иткән.

"Кыйгы ветеринария станциясе белгечләре этне күзәтү астына алды. Котыру авыруының клиник билгеләре 10 көн эчендә күренмәде. Берничә көннән эт үлгән. Эт хуҗасы сәламәтлегенә зарланып мөрәҗәгать итте. Ветеринария хезмәтенә этнең үлүе турында хәбәр иттеләр. Кыйгы районы дәүләт хезмәте белгечләре чыгып, патматериал алдылар: диагноз расланды. Дәүләт хезмәте авыру килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау өчен эпизоотологик тикшерү үткәрә», - диләр Башкортстан ветеринария идарәсендә.

Котыру - хайваннарның кешегә дә йога торган аеруча куркыныч авыруы. Авыруны төп таратучы - кыргый хайваннар, төлке, бүреләр. Инфекция зарарланган хайван тешләгәндә яки аның селәгәе сәламәт хайван һәм кеше организмына керүе аркасында килеп чыга.

Башкортстан Башлыгы указы нигезендә Кыйгы районының Вакияр авылы территориясендә терлекләр котыру буенча карантин кертелгән.

Карантин 8 декабрьдән эпизоотик учакта һәм бөтен торак пункт чикләрендә кертелә.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас