12 яшьлек малай хастаханәдә үлгән. Ул бик авыр хәлдә булган.
«Бер бала үлде, ике бала һәм аларның әти-әнисе чыгарылды», - дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Исегезгә төшерәбез, Октябрьский шәһәрендә биш кешедән торган гаиләнең, шул исәптән өч баланың сөрем газы белән агулану факты буенча җинаять эше кузгатылды. 23 ноябрь кичендә 45 яшьлек ир, аның 36 яшьлек хатыны һәм аларның 9, 12 һәм 14 яшьлек балалары сөрем газына агуланып, хастаханәгә озатылган. Гаилә әгъзалары 21нче микрорайонда күпкатлы йортның фатирында яшәгән. Хәлләре начарлангач һәм аңын югалта башлагач, гаилә башлыгы ашыгыч хезмәт чакыртырга өлгергән. Фатирда газ колонкасы һәм газ плитәсе урнаштырылган, алар агуланган вакытта файдаланылган булган.
Шушы көннәрдә шушы ук шәһәрдә тагын бер гаилә агулануын язган идек.