Благовещен районында бер ир бәхәс вакытында йөкле хатынын кыйнаган. Суд аңа хөкем карары чыгарган. Бу хакта 14 декабрьдә инстанциянең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Процесс вакытында ачыкланганча, йорт янындагы балалар мәйданчыгында исерек кеше йөкле хатыны белән бәхәсләшкән. Ул аны чәченнән тотып алып, ким дигәндә ике тапкыр башына суккан. Зыян күрүче егылгач, ир аның корсагына тибеп җибәргән.
Суд ирне ел ярымга гомум режимлы колониягә хөкем иткән. Тәүбә итү һәм гафу үтенү җәзаны җиңеләйтә торган шартлар булып танылган. Хатыны да җиңел җәза бирүләрен сораган.
Иии хатыннар...
Фото: mk.ru