

Бу хакта Эльмира Сөләйманованың “ВКонтакте”дагы рәсми төркеме администраторы Алсу Хәсәншина хәбәр иткән.
Аның сүзләренчә, Эльмира соңгы көннәрдә ютәлдән интеккән, әмма тән температурасы күтәрелмәгәч, табибларга мөрәҗәгать итмәгән. Үзен начар хис иткәч, концертлардан баш тарткан.
Эльмира төнлә инфаркттан үлгән, дип нәтиҗә ясалган ярганнан соң. Аның 16 яшьлек кызы белән 9 яшьлек улы калды.
Үлгәндә янында ире булган. Ул әйтүенчә, Эльмира ике тапкыр нык итеп ютәлләгән дә башкача сулыш алмаган. Шулай итеп җан бирүе булгандыр, дип сөйләгән "Интертат"ка күп еллар дәвамында җырчының баянчысы булган Фәйзелхак Хәлимов.
Бүген Чаллыда җырчы белән хушлаштылар. Моргтан өйләренә алып кайтканнар.
Иртәгә Эльмира Сөләйманова Тукай районының Кече Шилнә авылында җирләнәчәк. Соңгы хушлашу да шунда булачак.