Уфада яшәүче бер ханым 6 сәгать чамасы чирле баласына ашыгыч ярдәм көткән.
Табиблар эшенә Оксана Башкортстан Башлыгының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә зарлана. Хатын температуралы бала өчен ашыгыч ярдәм чакырганын язган. "Температурасы 40 булган бала өчен ашыгыч ярдәм чакырттым. Ашыгыч ярдәм машинасы әлегәчә килмәде! Бу - республика башкаласында! Бу ничек була?!" - ди ачуы чыккан хатын.
Ашыгыч шалтыратулар күп булганга, шулай килеп чыккан, дип аңлаталар Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Ведомство мәгълүматларына караганда, ашыгыч медицина ярдәме үзәгенә чакыру 17:02 сәгатьтә килгән, тик бригаданы җибәрү мөмкинлеге 22:23тә генә туган. Министрлыкта гафу үтенделәр.
Фото: ufa1.ru