

"Башинформ" агентлыгына медицина өлкәсендәге үз чыганагыннан билгеле булганча, дәваханә реанимациясенә ашыгыч рәвештә 8 яшьлек кызны алып килгәннәр. Табиблар баланың организмына спиртның агулы тәэсирен диагнозлаган.
«Беренчел мәгълүматларга караганда, кыз очраклы рәвештә көмешкә эчкән. Әнисе аңлатканча, көмешкә " Кола“ шешәсенә салынган булган. Спиртлы сыеклык салынган савытны суыткычка куйганнар. Кыз бу популяр эчемлек дип уйлаган һәм алып эчкән. Аның хәле начарланган, дәваханәгә китергәннәр», — дип хәбәр иткән мәгълүмат агентлыгының әңгәмәдәше.
Билгеле булганча, гаилә имин. Хәзер хокук сакчылары моның барлык хәл-шартларын ачыклый.
Фото: Башинформ