Карар присяжный утырышчылар коллегиясенең аклау карары нигезендә гаепләнүченең үтерүдә катнашы булмавы турында чыгарылган.
Тикшерү версиясе буенча, 2021 елның ноябрендә хөкем ителгән кеше исерек хәлдә танышына билгесез каты предмет белән суккан, аннары күкрәк читлегенә тондырган. Аннан пычак алып, муенына кадаган.
Нәтиҗәдә, ир кыска вакыт эчендә кан югалтудан вафат булган.
Шулай итеп, алдан тикшерү органнары тарафыннан ир-атка үтерүдә гаеп белдерелгән. Аңа сак астында тоту рәвешендә чик кую чарасы сайланган.
Җинаять эше судта присяжный утырышчылары катнашлыгында каралган, бу эш буенча каза күрүче дип мәрхүмнең туганнан туган абыйсы танылган. Фаразланган үтерүче үз гаебен кире кага. Ул җинаятьне кылмавы турында белдерә. Аның сүзләренә караганда, ул спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң йоклап киткән, уянганнан соң әлеге кеше инде үлгән булган.
20 декабрьдә присяжный утырышчылар бертавыштан гаепләнүчене аклады, аның үтерүдә катнашы юк, дип таныды. Ирне сак астыннан азат иттеләр һәм аның артыннан реабилитация алу хокукы танылды.
Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Менә шундый хәлләр.
Фото: phonoteka.org