“Элек Яңа ел бәйрәмнәре бигрәк күңелле уза иде. Хәзер бәйрәмнең яме дә калмады”, — дигән сүзләрне өлкән буын кешеләреннән еш ишетергә туры килә. Бәлки бәләкәй чакта бәйрәмнәр чагурак үткәнгә, бәлки Кыш бабайның барлыгына ышанганга, бу чыннан да шулай иде. Инде мәктәптәге бәйрәмнәр тәмамланып, каникуллар башлануга сөенеп, 31 декабрь көнне иртән кыңгырау тавышына да еш уяна идек. Ул заманнарда авылларда бик матур гадәт бар иде: авылның иң шәп атын җигеп, аны кыңгыраулар белән бизәп, Кыш бабай һәм Карсылу авыл урамнары буйлап гармун тартып уза иде. Кыш бабай белән Карсылу утырган чанага син дә утыра алсаң — бәхетнең чиге юк. Ул вакытта әкият героеннан әллә нинди зур бүләкләр сорый да белмибез, чатнама салкында туңган кәнфит эләксә дә, зур бәхет. Их, бар иде матур чаклар...
1970нче елларда була бу хәл. Ул вакытта авыл клубларының гөрләп торган чагы. Өйдәге хатын-кыз мич алдында ризык әзерләсә, ир-егетләр инде 31е төштән соң бер-берсенең күңелен күреп, матур гына булып, кичке сәгать җиделәр-гә өйләренә таралыша. Ир кешенең эчкәненә ачуланса да, ул вакытта хатын-кыз дәшми иде. Бәйрәм бит, бөтенесенең дә ире шулай. Ә аннары шушы иреңнең өстенә елына берничә тапкыр гына шкафтан алына торган күлмәген, иң яңа чалбарын кидереп, аны култыклап клубка китәсең.
Бу елны Әнвәр кичкә соңгарак калып кайтты. Авыл ирләре белән авыл уртасында урнашкан “пожарка”да кәрт уйнап, кәеф-сафа корып утырып, вакытның узганын сизми дә калды ул. Ул заманнарда һәр авылда диярлек янгын сүндерү машиналары бар иде. Шулай ук янгын сүндерүче кизү торыр өчен кечкенә өй дә төзиләр иде. Менә шушы өйне авылда “пожарка” дип йөртәләр. Кичен, малларны караганнан соң, авылның ир-егетләре шунда җыелып, кәрт, домино уйнап, дөнья яңалыкларын сөйләп, вакыт уздыра. Билгеле, берәрсе хатыныннан урлап берәр шешә көмешкә дә алып чыкса — дөнья тәмам түгәрәкләнә. Бүген инде бәйрәм булгач, “пожарка”га җыелган ирләрнең күпләрендә шундый күчтәнәч булды. Инде клубка чыгар өчен ирләр өйләренә таралгач та Әнвәр бераз тоткарланды шул. Эчкән булсаң да, җаваплылыкны онытырга ярамый. Яңа ел төне бит, янгын чыгу очраклары арта бу вакытта. Шуңа да тегесен-монысын тикшереп өйгә кайтканда хатыны Зәйнәп клубка киткән иде инде.
— Ничек инде миннән башка клубка чыгып киткән? — дип, ачулана ир балаларының үзләре генә өйдә булганын күргәч. — Миннән башка кич чыгып йөримени ул?..
Сер түгел, яшь чакта Зәйнәп артыннан күп егетләр йөрде. Бигрәк чибәр, ягымлы иде шул. Җитмәсә, шундый моңлы итеп җырлый. Тегү тегәргә дә оста. Ул вакытта Әнвәр Зәйнәпне үзенә карата алачагына үзе дә ышанмый иде бугай. Ә менә язмыш егет ягында булды. Озак та очрашып йөрмәде алар, өйләнештеләр.
Әнвәр шушы уйлары белән хатыны артыннан клубка китте. “Әле миннән башка киенеп-ясанып кич чыгып йөрисеңме? Хатының чибәр дип “пожарка”да да ничә тапкыр әйттеләр. Менә хәзер барам да бөтен кеше алдында алып чыгып китәм. Күрсеннәр кемнең хатыны икәнен”.
Әнвәрнең ачуы артканнан-артты. Башка ирләрнең кайтуын хатыннары көтеп торган. Әнә Түбән очтан Әгъзам хатынын култыклап менеп килә. Менә Фәрит хатыны белән чөкердәшә-чөкердәшә клубка кереп китеп бара. Ул гына ялгыз. Дөресен генә әйткәндә, Зәйнәп үзен кыерсыттыра торган хатын түгел инде ул. Әнвәр эчеп кайтканда хатыныннан куркып, тиз генә мич артындагы караватка кереп ятып йоклау ягын карый. Әмма бүген башкача булачак! Җитте! Ул — ир! Димәк, хатынны, башка ирләр кебек, кулда тота башларга кирәк.
Әнвәр клубка килеп кергәндә зал шыгрым тулы иде. Күз йөгертеп чыкты, хатыны күренмәде. Кайда соң Зәйнәп? Кешедән сорарга да гарьлек. Ничек инде клубка җыелганнардан үзеңнең хатыныңның кайда икәнлеген сорыйсың? Юк инде! Зәйнәбенең кайда йөргәнен дә белми диячәк бит алар. Теге-бу якка үтеп карады Әнвәр, Зәйнәп табылмады.
Шул вакытта залда чегән көе яңгырады. Залга чегән киемендәге бар хатын йөгереп килеп керде дә бии башлады. Әллә ничә метр тукымадан тегелгән карага кызыл чәчкәләр төшерелгән итәге җилдә җилферди диярсең. Башына кызыл яулык ябынган, иреннәрен кызарткан. Битенә тагын әллә ниләр сөрткән!
Ул заманда авылларда чегәннәр еш кына әйбер сатып йөри иде. Шундагы берәр хатынны алып кереп биергә кушканнардыр. Хатынның нәзек кенә биле, сыгылмалы гәүдәсе, чыннан да, игътибарны алырлык иде шул. Берни-кадәр вакыттан чегән хатыны кесәсеннән кәрт чыгарып, күрәзәлек итә башлады.
Тәүдә залда утырган Сәлимәгә барып, аның бу елда дүртенчегә әни булачагын әйтте. Аннары Озын Фәһим янына барып, бу елны урамда күп итеп акча табачагын әйтте. Зал рәхәтләнеп көлеп, хатыннан күзен дә алмый, карап утырды.
Берзаман хатын Әнвәргә таба килә башлады.
— Давай, погадаю, — дип, ирне кулларыннан ук тотып алды. Ачуыннан әле тулысынча тынычлана алмаган Әнвәргә әллә чегән хатынының җылы кулларыннан, әллә клубка чыгып китәр алдыннан өстәгән көмешкәдән рәхәт булып китте.
Чегән хатыны бер-бер артлы кәрт тартып чыгара башлады.
— У-у-у, да у тебя жена красавица. Не легко тебе с ней живется, — дип сүзен башлады.
Авыз тутырып урысча сөйләгән хатынга ир нәрсә дип җавап бирергә дә белмәде. Урысчасы да “ипи-тозлык” кына шул аның. “Ык-мык” килеп, урыныннан да кузгала алмый басып торды ир.
Кара әле, бу хатын, чыннан да, барысын да белә бит. Димәк, чын күрәзәче. Әле Зәйнәпне күргәне дә юк, аның матур икәнен дә, аңа күпләр гашыйк булын да белә.
Әнвәрнең зәңгәр күзләре тагын да зурайды. Ул ышаныч белән чегән хатынына текәлде.
— Ой, как же она тебя любит, как же любит...
Бу сүзләрдән Әнвәргә инде бөтенләй рәхәт була башлады. Булмаслыкмыни? Бер клуб халык алдында шундый сүзләрне әйтсеннәр әле!
— Да, дурачок ты. Как можно такую хорошую, ласковую жену ревновать? Береги ее. Она тебе Богом послана. А будешь пить — потеряешь, все что имеешь, — диде чегән хатыны. Аннары Әнвәрнең колагына пышылдап кына нидер әйтте дә зал уртасына чыгып, тагын берничә тапкыр әйләнеп, сәхнә артына кереп югалды.
Әнвәрне бу сүзләр тәмам гаҗәпләндерде. Ул, уйларына чумып, клубтан чыгып китте. Аяклары аны чегән хатыны кушканча “пожарка”сы ягына алып китте.
Кечкенә өй бик җылы иде. Әнвәр шунда куелган сәкегә менеп ятты да уйларына чумды. “Потеряешь” дигән сүзе нәрсә булды икән? Берәрсе алып китәр микәнни инде Зәйнәпне? Әллә, чыннан да, берәр кая китеп югалырмы? Ярата бит ул хатынын. Әйе, соңгы тапкыр “яратам” дип, өченче уллары тугач әйткән иде. Аннан соң тагын ике балалары дөньяга авыз салды. Гомер дә узып бара икән инде. Кайчан гына кайтып керсәң дә, Зәйнәбе һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала аны. Мич алдыннан кайнар аш, чәй өзелгәне юк. “Салыштырып” кайтканда әрләшә инде әрләшүен. Тик айнык чагында аңа тавыш та күтәрми бит ул. Зәйнәбе чыгып китсә, нишләр? Ансыз бер генә көн дә яшәгәне юк бит аның. Шундый чибәрлеге белән ничек яши әле ул аның белән... Яши дип... Ә бәлки ул инде чыгып киткәндер?.. Өйдә юк иде бит ул...
Шулай уйланып, сәгатькә якын вакыт үтеп тә китте. Зәйнәбенең аны ташлап чыгып китүе турындагы уйлар башка кергәч, ир тәмам тынычлыгын югалтты. “Пожарка” ишегенә йозак элде дә, ашыга-ашыга өенә атлады.
Әнвәр кайтып кергәндә Зәйнәп мич алдында нидер пешереп йөри иде. Ирен елмаеп каршы алды ул. Әнвәр дә шатлыгыннан нишләргә дә белмәде. Хатынын кочаклап ук алды.
— И, яратам инде мин сине, әнисе. Ярый син бар әле, — дип колагына пышылдады. Ул арада балалар да өстәл артына җыелды.
Бу вакытта һәркем бәхетле иде. Яңа ел туу белән беррәттән, Әнвәр — хатынының аны ташлап чыгып китмәвенә, ә Зәйнәп, чегән хатыны булып киенеп, ирен шулай акылга утыртканына сөенде. Әлбәттә, ир дә, хатын да бу кичерешләре белән бер-берсе белән бүлешмәде.
Шушы көннән соң ир эчүне бик нык кыскартты. Бәйрәмнәрдә генә бераз тәмләп карый иде. Анда да хатыны яныннан китми ул. Аракы эчәм дип, хатынсыз калыр хәл юк бит.
Гөлия Гәрәева.