+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
4 гыйнвар 2023, 01:35

Коточкыч янгын өч кешенең гомерен өзгән

Төнлә Стәрлебаш районының Ибракай авылында Ленин урамындагы торак йорт янып беткән.

Бу хакта МЧСның Баш идарәсенә сигнал 02.38 сәгатьтә килгән.

МЧС көчләре һәм чаралары һәм башка ашыгыч хезмәтләр урынга җибәрелгән. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, бөтен мәйдан буенча йортның ачык януы күзәтелгән. 92 квадрат метр мәйданда янгын сүндерелгән.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, янгын урынын тикшерү барышында өч мәрхүм табылган: 1940 елда туган хатын-кыз, 1938 һәм 1968 елларда туган ир-атлар.

Янгынны сүндерүгә 28 кеше һәм 12 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Коточкыч янгын өч кешенең гомерен өзгән
Коточкыч янгын өч кешенең гомерен өзгән
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас