“ВТ” аның улының хәлен белгән.
"Без Әмирне тәрбиягә алган гаилә белән элемтәдә торабыз. Аның хәлләре бик яхшы. Әмир быел тагын да үсеп, зур егет булган. Матур итеп татарча сөйләшергә дә өйрәнгән. Мәктәбе, сыйныфташлары, тәрбияләп үстерүче апасы-абыйсы турында шулкадәр яратып сөйли", - дип яза "Ватантат".
– Сыйныфташларым бик яхшы. Дусларым күп. Төрле спорт түгәрәкләренә йөрим. Авылга ияләштем инде. Апам белән абыем мине яратып кына тора, – дигән Әмир.
"Инде алдан хәбәр иткәнчә, Әмирнең әнисе ягыннан туганнары бик күп. Алар энеләренә ятимлек ачысын сиздермәскә тырыша. Кайчак аларның изге күңелләренә сокланып та кайтам. Айгөлнең җаны тыныч, рухы шаттыр", - дип яза "Ватантат" хәбәрчесе.
Фото: "vatantat.ru"