

Сагынып көттек ел буе
Кешегә мондый ышаныч кирәк шул. Сабый балага — бигрәк тә! Шуңа да алдан ук Кыш бабайның килүенә әзерләнеп, хатлар яза, шигырьләр ятлый, Яңа ел төненә калган көннәрне бармаклап саный идек. Әти-әниләребезгә рәхмәт инде, безне беркайчан да чыршысыз калдырмадылар, ел саен декабрь урталарында өйләребездә хуш ис бөркеп торган урман кунагы пәйда була иде. И, самими балачак!
Бәйрәмгә әзерләнү гаилә белән җыелышып өйне бизәүдән башлана. Бер көнне җыйнаулашып, төсле буяуларга альбом битен буйыйсың һәм, кипкәч, аны буйлап-буйлап кисеп чыгасың. Шүрлектән ел буе җыеп барган яшел дәфтәр тышларын чыгарасың. Кайчак, бәхет елмаеп, шәмәхә яисә ал төсле тышлыклар да элә-гә. Менә шулар әзер булгач, бер савыт апара бутап алып (җилем урынына), чылбыр ябыштырырга утырасың. Барыбызның да чылбырларны кушкач, өйнең бер башыннан икенче башына тиклем сузарга җитә! Ак кәгазьдән кар бөртекләре, флаглар эшлибез. Олы апам безгә, эчен бушатып, йомырка кабыклары бирә, без аны матур итеп бизәп, сурәтләр төшерәбез, шул рәвешле чыршыга эләргә уенчыклар ясыйбыз. Әнкәй бик матур итеп кәгазьдән “бишек” эшли белә иде, ул шуны кисә — кыскасы, өйдә ниндидер тылсым, могҗиза тантана итә. Бу халәтне аңлатып бетереп тә булмый! Мин аны шулай ук клубта үткән бәйрәмдә кулга-кул тотынышып, чыршы тирәли әйләнгәндә тоя идем. Сезнең дә кичергәнегез булдымы: күңелгә ниндидер шатлык кереп урнаша, җанны әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек биләп ала. Хәзер мин аны аңлыйм: бу организмда шатлык гармоннары — дофамин, серотонин, эндорфин, окситоцинның күпләп барлыкка килүе белән бәйле булгандыр. Йомыркадан эшләнгән уенчыклар белән булса да никадәр шатлык, бәхет алып килгән безгә Яңа ел!
Мин гел генә Кыш бабайны кызгана, бөтен йортларны да урап чыгарга ничек өлгерер икән, капчыгына бөтен балалар өчен дә бүләкләр сыяр микән, дип уйлый, берәр балага соңлап куймаса ярар иде, дип, аның өчен көяләнә идем.
Хәзер инде бу вакыйгаларны елмаеп искә алабыз. Үстек! Чыршы астындагы бүләкләрнең каян барлыкка килгәнен беләбез. Әмма вакытында безне тылсымга, могҗизага ышанырга өйрәткән, чын шатлык, әкият бүләк иткән әти-әниләребезгә чын күңелдән рәхмәтлебез!
Тылсымнан аермагыз!
Шуңа да хәзер инде үзебез тырыша-тырыша балаларга Яңа ел бәйрәмнәре эшлибез, декабрьдә чын Кыш бабай белән Карсылуга әйләнәбез, балалар теләгән, көткән бүләкләрне алырга тырышабыз. Кайчандыр үзебез кичергән шатлыкны балаларга да бүләк итәсе килә.
Ә алар ышана... Кыш бабайга бүләк китерергә комачауламас өчен кичтән иртәрәк яталар, бу тылсымлы мизгелләрне көтәләр, йокы аралаш матур төшләр күреп елмаялар... Ә иртән, күзләрен ачу белән, чыршы янына ашыгалар...
Безнең уртанчы кызыбыз 15 яше тулганчы Кыш бабайга ышанды. Мин ул көткән бүләкне эзләп кибетләр буйлап чапканда ахирәтләрем: “Бүләк аласы килеп, әллә юри ышанган буламы икән?” дип шаярталар да иде хәтта. Ә ул чынлап ышана иде! Әтисе, бераз корырак кеше, Кыш бабайның юклыгы турында әйткәч, ул хәтта елап җибәрде. Әйтерсең лә аңардан ниндидер могҗизаны, тылсымны тартып алгандай булды.
— Берәр вакыт мин аны үзем дә аңлар идем. Әмма әти шул вакытта Кыш бабайның уйдырма булуын әйткәч, эчке дөньямда нидер җимерелгән кебек булды. Әкияти, тылсымлы, могҗизалы бу дөнья белән хушлашуы авыр иде. Мин балачактан шул чакта чыкканмындыр да, — ди ул хәзер.
Һәм беркайчан да, бала үзе ышанганда, бу ышанычны сындырырга ярамый, ди. Чөнки, чыннан да, балачакның символлары, атрибутлары, персонажлары, өстенлекләре, образлары, геройлары белән хушлашу авыр. Ә балачакның иң зур символы әкияткә, тылсымга ышануда икәнен барыбыз да беләбез.
Бер әни белән бу темага сөйләшкән хәтердә. “Нигә юк белән балаларның башын катырырга? Мин Витенькага беркайчан да ялганламадым һәм Кыш бабайдан бүләкләр бирмәдем. Кыш бабайның уйдырма икәнен, юклыгын балачактан ук белеп үссен!” — ди ул.
Әлбәттә, бу — һәр ата-ананың шәхсән үз эше, монда күрсәтмәләр була алмый. Ләкин беркайчан да чыршы астыннан бүләк алмаган, Кыш бабайны көтмәгән бу малай миңа, никтер, кызганыч. Ни генә димә, бала берүзе генә үсми, бакчага йөри, башка балалар белән аралаша, алардан Кыш бабайның Яңа елга нинди бүләк китерүен ишетә, һәм үзен мондый шатлыктан мәхрүм ителгәнен тоячак. Чөнки әле, яше кечкенә булу сәбәпле, ул барысын да уйлый һәм аңлап бетерә алмый. Ничек инде алай — Кыш бабай барысын да бүләкли, бер Витенькага гына килми?!
Бу уңайдан янә бер вакыйга искә төшә. Өлкән кызымның сыйныфында авыр гаиләдә үсүче бер малай бар иде. Ел саен Яңа ел бәйрәменә бүләкләр алганда аның әти-әнисе акча бирмәде. Берүзе бүләксез калган бу бала миңа бик жәл иде, шуңа да, өзеп-йолкып, аңа да ел саен бүләк ясап килдек. Сыйныфлары белән мәдәният йортына түләүле чыршы бәйрәменә барганда да үз кесәләребездән аңа билет ала идек. Башка балалар алдында уңайсызланмасын өчен: “Улым, синең әтиең (дәү әниең, дәү әтиең) акча тапшырды”, — дип ялганлый идек.
Бервакыт, мәктәпне тәмамлауларына 10 еллыкны билгеләгәндә, бу егет миңа олы бер тартма Яңа ел бүләге тапшырды. “Сез мине беркайчан да бәйрәмнәрдән мәхрүм итмәдегез. Караңгылык, аракы сөреме белән тулган балачагымда сирәк кенә булган якты көннәр иде алар! Зирәклегегез һәм изгелегегез өчен зур рәхмәт. Үсеп җитеп, аякка басып Сезне берәр бүләклисем килә иде, сабый чагымда бу турыда хыяллана идем. Менә, шөкер, хыялым тормышка ашты!” — диде ул. Утызга якынлашып барган озын буйлы бу егетнең күзләре яшьле иде... Көне-төне эчкән әти-әнисенең бервакытта да акча тапшырмаганын ул белеп-аңлап үскәндер инде, ә дәү әтисе-дәү әнисе булмаган да икән. Хәзер Себергә йөреп, ниндидер оешмада мастер булып эшләүче бу егет өчен сөенеп калдык. Әйе, бәйрәмнәр һәркемгә кирәк шул...
Кайгыртучы да, курчалаучы да!
Балалар бакчасына йөргән Витенькага гына түгел, хәтта өлкәннәргә дә әле Яңа ел могҗизасына ышану мөһим. Чөнки кеше шулай яратылган. Кемдер Ходайдан ярдәм көтә, аңа ышана, кемдер гайре табигый көчләргә ышана. Мондый ышаныч алга барырга, килеп туган күңелсезлекләрне ерып чыгарга көч бирә. Ә бала кешесе ул бөтенләй башка дөньяда яши, кечкенә чакта аның уйдырма дөньясы белән реаль тормыштагы чикләр җуелган була. Шуңа да алар өчен Кыш бабай ел әйләнәсенә сине уйлап, кайгыртып, уңышларыңны барлап торучы бик якын дус бабай буларак кабул ителә. Аның нәкъ син сораган бүләкне алып килүе могҗизага ышанырга өйрәтә. Ә психологлар бу сыйфатны бик кирәк дип саный, чөнки стресслар белән тулы бу дөньяда могҗизага ышану — ул организмның саклану чарасы. Шунысы да бар: психиканың бу механизмы нәкъ балачакта, балалар бакчасы чорында формалаша.
Баксаң, Кыш бабайга ышану кешенең формалашуында зур роль уйный икән, ел саен, бәйрәм саен кабатланып, ул баш миендә кала. Үсеп җитеп, Кыш бабайның уйдырма икәнен аңлагач та баш миендә формалашып өлгергән могҗизага ышану механизмы җуелмый кала. Нигә кирәк соң ул, диярсез? Кыш Бабайга ышану балада дөньяны символлар аша кабул итәргә, тормышка иҗади карарга, фикер йөртергә өйрәтә.
Бүләк — иң зур иммуностимулятор!
Аннары, уңай эмоцияләр сәламәтлек өчен яхшы. Галимнәр шундый ачыш ясаган: балалар арасында Яңа ел алдыннан авырулар саны кими икән. Сәбәбе әлеге дә баягы шул тылсым иясендә. Менә-менә, син хыялланып көткән бүләкне алып, Кыш бабай килергә торганда чирләп ятып буламы? Бүләк теләсә нинди иммуностимулятордан яхшырак эшли. Бүләк алганда һәм тапшырганда (!) кеше организмында бик күп уңай гармоннар бүленеп чыга икән, алар барлык стрессларны кысрыклап чыгара!
Әлбәттә, балалар төрле, аларның холкы һәм темпераментлары төрле. Кемдер табигате буенча хыялланучы, әкиятләрне бик ярата, аларга ышана, шатлана. Кемдер исә аналитик, табигать законнарына игътибар итә, уенчыклар белән уйнамый — мондый бала Кыш бабайга да, башка тылсымга да ышанып бармаячак.
Ә әлегә, алар ышанган вакытта, без Яңа ел алдыннан кибетләр буйлап йөреп, балалар көткән уенчыкны эзләвебезне дәвам итәбез. Аннары, 1 гыйнварда, аларның күзләрендәге бәхет очкыннарын күреп, алар белән бергә шатланыгыз! Балачакның иң бәхетле мизгелләре булып истә калачак минутлар болар.
Барыбыз да бераз гына...
Балалар әти-әниләре белән яшәгәндә аларны яратырга, мөмкин кадәр иркәләргә, шатлык бүләк итәргә, назларга кирәк. Бөек фәлсәфәче әйткәнчә, без аларны нинди язмыш көткәнен, аларның киләчәк тормышы ничек булачагын белмибез. Шуңа да яныбызда чакта балачакта алар бәхетле булсын. Вакыт тиз үтә, ата-ана оясындагы булган барлык яхшылыкны, матур традицияләрне алар үз гаиләләрендә дәвам итәр. Кыш бабайны әле озак еллар безнең оныклар, туруннар көтәр, әкияти, тылсымлы Кыш бабай озын-озак еллар безнең ишекләрне шакыячак, морҗа торбасы аша төшеп, чыршы астында нәкъ менә нәниләребез көткән бүләкләрне калдырачак һәм шуның белән искиткеч шатлык һәм тылсым бүләк итәчәк!
Шушы тылсымга бераз гына катнашлыгыбыз булу белән без дә озак еллар бәхетле булып яшәрбез!
Нурия Гамилова.