«Ведомствоның өстенлеге - кешеләрнең һәм бизнесның мөлкәткә кагылышлы мәнфәгатьләрен үтәү. Хәзер мөрәҗәгать итүче шәхси катнашлыгыннан башка милеккә хокукны дәүләт теркәвенә алуны тыю хезмәтен Русия "Дәүләт хезмәтләре" порталында да алырга мөмкин. ЕГРНга язу 5 эш көненнән дә соңга калмыйча кертеләчәк», - диде Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Мартынова.
Марина Мартынова ассызыклаганча, ЕГРНга шундый язма кертелгәннән соң, ышаныч кәгазе буенча эш итүче арадашчылар күчемсез милек хуҗасының ризалыгыннан башка килешү төзи алмаячак, бу исә хуҗаларны чит затларның мошенниклык гамәлләреннән якларга ярдәм итә. 2015 елдан КФҮ офислары һәм "Росреестр" порталы аша Русия буенча күчемсез милек белән алыш-бирешләрне милекченең шәхси катнашлыгыннан башка теркәү мөмкинлеге булмау турында 400 меңгә якын язма кертелде.
Ведомстволар вәкилләре билгеләп үткәнчә, киләчәктә порталда күчемсез милек белән кирәкле килешүләрне тиз һәм уңайлы итеп уздыру өчен тагын да күбрәк сервислар барлыкка киләчәк. Бу процессның барлык катнашучыларының: сатып алучылар, сатучылар, төзүчеләр, банклар, страховкалаучылар, шулай ук хакимият органнары һәм нотариусларның онлайн-хезмәттәшлеге тәэмин ителәчәк. Электрон төр хезмәт күрсәтү вакытын кыскартачак, сделка хәвефсезлеген арттырачак.
Фото: ufa.rbc.ru