+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
9 гыйнвар 2023, 10:20

"Әниемнең шундый булуы өчен гарьләнәм"

"Әтиемең кем булуын кешегә әйтергә дә оялам".

"Әниемнең шундый булуы өчен гарьләнәм"
"Әниемнең шундый булуы өчен гарьләнәм"

"Безне, өч баланы, әни ялгызы гына тәрбияләде. Мин - уртанчысы. Безнең балачак авыр елларга туры килде. СССРның таркалган чагы иде. Ачлык, акчасызлык безне дә урап үтмәде. Безгә алимент түләүче булмады. Әни тәүлек әйләнәсенә эштә булды.

Миңа 12-13 яшьләр булганда өчебезнең дә әтиләре төрле булуын белдем. Туу турындагы таныклыкта төрле исемнәр язылган иде. Шушы хәлдән соң үз әтиемне эзләп табарга булдым. Ничек инде әтисез булыйм, ди? Мине ул белергә, кабул итәргә тиеш. Кызын белми генәдер, күрсә, һичшиксез, яратачак...

Төннәрен әтиемне күз алдына китереп, йоклый алмый яткан чаклар да күп булды. Баһадир гәүдәле, бик матур, ниндидер зур вазыйфада эшләүче кеше итеп күз алдына килде. Аны эзләп табу әллә ни кыенлыклар тудырмады. Бик сәер кеше булып чыкты ул. Эчкән килеш минем аякларымнан сыйпап алды... Аннары шундый чибәр кыз "ясаганы" белән горурланды. Мине тудыру әнинең карары булган икән. Ул бәби алып кайтырга теләмәгән. Аңа бары тик кем белән булса да төн үткәрергә кирәк булган...

Бу очрашудан ничек кайтканымны үзем генә беләм. Әнинең андый булуына ышанасы килмәсә дә, әлеге очрашу турында аңа белгертмәдем. Моннан соң әтисез булу яхшырак икәнен аңладым. Әти-әниемнең шундый булулары өчен бик ояла идем. Ә үземдә ныклы характер тәрбияләргә тырыштым. Мин акыллы, яраткан һәм үзем аны яраткан кешегә генә кияүгә чыгачакмын, дидем. Бәхеткә, шулай булды да. Ирем бик яхшы кеше. Икәүләп күтәрелдек, яхшы гына яшибез бүген.

Күптән түгел әни авырып, реанимациягә эләкте. Үлем белән көрәшкәндә серен ачарга булды ул. Шулай аңа җиңелрәк булыр иде кебек. Теге ир минем әти түгел икән. Дөресен генә әйткәндә, бу хәбәр мине шатландырды гына. Мин тиздән үзем әни булырга тиеш. Мондый нәсел җепләренең булганыннан булмавы яхшырак бит.

Әни савыкты. Тиздән пеләш, ике тапкыр утырып чыккан әтием белән дә таныштырды... Ул ирнең хатыны, әлбәттә, мине яратмады. Ә бу ирнең, киресенчә, әтилек хисләре уянды. Берничә көннән үк миннән акча сорап килде.

Әниемне бик яратам, әмма аның шундый түбән тәгәрәгән хатын-кыз булуына ачуым югалмый. Ничек бу хәлләрне кабул итәргә?

Ярый әле ирем акыллы кеше. Ул бу хәлләрнең барысын да белеп торды. Әмма беркайчан да кимсетерлек сүз әйтмәде, киресенчә, ярдәм итәргә тырышты.

Теләсә кемнән бала тудыручы хатын-кызларны аңламыйм. Үзем дә шундый юл белән дөньяга килгәнмен. Минем кебек бәхетен табучы балалар бик сирәк. Гадәттә, андый гаиләдә тәрбияләнүчеләр соңыннан да шулай яши. Уйланыгыз әле, гүзәл затлар!" - дип язган социаль челтәрләрдә яшь хатын.

Фото: b17.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: