+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
13 гыйнвар 2023, 04:05

Адвокат җәзаны йомшартуны сорый

Бакалы районында дүрт кызны бәрдереп үтергән 23 яшьлек Марс Гозаяровның адвокаты хөкем карары белән риза түгел.

Адвокат җәзаны йомшартуны сорыйАдвокат җәзаны йомшартуны сорый
Адвокат җәзаны йомшартуны сорый
Башкортстан Югары судында утырыш 2 мартка билгеләнгән, дип хәбәр иттеләр судның матбугат хезмәтендә.

Адвокат, суд Гозаяровның үз гаебен тануын һәм тикшерү белән хезмәттәшлеген исәпкә алмаган, дип саный. Әхлакый зыян өчен компенсация суммасы да артык күп, янәсе.

Суд гаепләнүчене гомум режимлы холык төзәтү колониясендә 13 ел иректән мәхрүм итү, 3 елга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән һәм әхлакый зыян өчен һәр кеше файдасына 1 млн. сум күләмендә компенсация түләтү турында карар чыгарган иде. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Элегрәк юл-транспорт һәлакәтендә гаепләнүче судта үзенең соңгы сүзен әйткән иде. Ул үз гаебен тулысынча тануын, тәүбә итүен белдерде. Гаепләнүче, шулай ук, һәр төнне мәрхүмнәрнең төшенә керүен әйтте. Адвокаты судтан Гозаяровка хөкемне йомшартуын һәм әхлакый зыян өчен компенсация күләмен киметүне сорады. Моннан тыш, адвокат гаепләнүченең СИЗОда үз-үзен үтерергә омтылуын әйтте.

Исегезгә төшерәбез, Марс Гозаяров 2022 елның 18 июлендә таң алдыннан исерек килеш «Ауди А5» маркалы автомобиле белән идарә иткәндә тизлекне арттырып, каршы як юлга чыга һәм дүрт яшь кызны бәрдерә. Зыян күргән җәяүлеләр фаҗига урынында һәлак була.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас