+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
16 гыйнвар 2023, 04:00

Бер авария өч кешенең гомерен өзде

Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше, шул исәптән 12 яшьлек малай, һәлак булган.

Бер авария өч кешенең гомерен өздеБер авария өч кешенең гомерен өзде
Бер авария өч кешенең гомерен өзде
Салават районында Кропачево - Мәсәгуть -Ачит автомобиль юлының 10 чакрымында " ГАЗель" «Черри Вери» белән бәрелешкән. Бәрелештән соң "ГАЗель" туктап торган "Мерседес" йөк машинасына чәкәлгән, ә "Черри" урман ташучы "Volvo" астына барып кергән.

Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел автомобильдән ике пассажир ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үлгән. Икесе хастаханәгә салынды, шул исәптән 12 яшьлек малай. "ГАЗель» йөртүчесенә медицина ярдәме күрсәтелә.

Аннары балигъ булмаган баланың хастаханәгә озатканда вафат булуы турында мәгълүмат килде...
 
Юлларда сак булсагыз иде.

Фото: "СКР по РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас