...Әминә җылы якта, Урта Азиядә туып-үсте. Анда дөньялар буталып, яшәү авырлашкач, әти-әнисе дәү әтиләренең туып-үскән ягына кайтып төпләнде. Кызга һәм ике энесенә монда ияләшеп китү авыррак булды. Бу якның кырыс табигатенә күнегергә туры килде.
Бергә уйнап үскән, укыган дусларын сагынып, кире китәсе килеп елаган чаклары да булды. Ләкин мондагы мохит, кешеләрнең, сыйныфташларының дустанә мөгамәләсе сагыну хисләрен киметте, тора-бара оныттырды дисәң дә була. Кайвакыт кына йөрәкне хәтер чеметеп ала да җылы якның кайнар кояшы чакырган кебек тоела...
Сыйныфташлары бу акыллы, инсафлы кызны бик тиз үз итте. Ничек үз итмисең, яхшы билгеләргә генә укуы өстенә, бик ярдәмчел дә ул. Мәктәптә үткәрелгән бөтен ярышларда призлы урыннарны яулый. Озын кара толымнарын күкрәгенә салып җырлап җибәрсә, моңы үзәкләргә үтә, җитмәсә, өздереп бии дә. Сурәт төшерү, уен коралларында уйнау дисеңме, биргәч бирә бит Ходай шундый сәләтләрне берәүгә!
Менә быел аңа, шушы тырышлыкларын күреп, диңгез буенда ял итәргә мәктәптән юллама бирделәр. Әминә мәктәптән кояштай балкып кайтып керде:
— Әнием, мин диңгез буена ял итәргә барам! — дип, көзге алдына килеп бөтерелде ул, сөенече белән уртаклашып.
— Алай булгач, кызым, әйдә кибеткә чыгып әйләник, әзерләник, — диде әнисе шатланып.
Тәгәрмәчле матур чемодан сатып алып, аны матур-матур киемнәр белән тутырдылар. Кичтән бөтен кирәк-яракларны әзерләп куйдылар. Барысы да җитәрлек, истәлеккә матур фотолар алып кайтыр өчен фотоаппарат кына сатып аласы калды. Шуны исенә төшергәч, Әминә, тиз-тиз генә киенеп, бүлмәгә чыкты. Әнисе иртәнге ашны өлгерткән, коймак исе бүлмәгә таралган.
Шулвакыт телефон шалтырады. Кем икән дип, телефонына күз салса, Рөстәм икән. Ул Әминәдән бер сыйныф кына алда укый. Чибәр, сәләтле кызга барысы да күз ата, ләкин кыз Рөстәмне генә якын күрә. Якын күрә дип, бер-берсе яныннан узып киткәндә туры карарга кыймыйча, оялып, елмаеп, күз сирпеп китү якын күрүгә керсә. Шул гына иде аларның үзара аңлашулары, менә бүген кыюлыгы җитеп шалтыратырга булган бит.
— Очрашып сөйләшик әле, — ди.
— Ярый, хәзер мин фотоаппарат алырга чыгам, булышырсың сайларга, — дип, телефонын сүндерүгә әнисе кызын аш бүлмәсенә чакырды.
— Миңа фотоаппарат алырга Рөстәм булыша, әни, — дип, әнисен битеннән үбеп алды да, чәй дә эчеп тормыйча, чыгып та йөгерде. “Әй, кызым, күз нурым, үсеп тә җиткәнсең бит, ә мин сине һаман да сабыйга исәпләп йөрим икән”, — дип, гаҗәпләнү катыш сөенеп, әнисе озатып калды.
Әминә белән Рөстәм, шә-һәр урамнары буйлап йөреп, матур урыннарда фотога төштеләр. Ике яшь йөрәк бер-берсен сүзсез дә аңлады.
Куллар — кулларда, күзләр — күзләрдә. Шушы самими бәхет диңгезендә мәңге йөзәр кебекләр иде...
Кичен балаларны ялга, җылы диңгез ярына озатырга әти-әниләр, мәктәп җитәкчеләре, сыйныфташлары җыелды. Данлыклы диңгез буенда ял итү өчен җөмһүрият иң яхшы, талантлы укучыларга гына юлламалар биргән. Барысы да шат. Китүчеләрне самолетка чакыруга балалар, әти-әниләр, озатучылар дәррәү саубуллаша башладылар. Күзләрдән шатлык яшьләре, сөенеч нурлары коелды. “Исән-сау йөреп кайтыгыз!” — дигән сүзләр телдән төшмәде. Бәхетле балалар очкычка кереп утырды.
Рөстәм дә берничә сәгать кенә сөйләшеп, аңлашып, сөю хисе бөреләнеп килгән мәлендә Әминәсен озатып калды.
Туган шәһәрдән башкалага бик тиз очып барып җиттеләр. Балалар бер-берсе белән ныклап танышып та өлгерә алмады, ил башкаласы аларны балкып торган утлары белән каршы алды. Искиткеч зур ялан очкычлар белән туп-тулы. Бер-бер артлы, канатларын җәеп очкан кошлар кебек, зур очкычлар гүләп һава-га күтәрелә. Чит илгә оча торган шул очкычларның берсе-нә күчеп утыргач, аларның очкычы да җай гына һавага күтәрелде.
Күк йөзе бик тиз караңгыланды. Түгәрәк калын тәрәзә аркылы берни күренми, сигнал утының гына җем-җем итеп, сүнеп янганын күрергә була. Җылы, йомшак кәнәфидә кайберәүләр йокымсырый да башлады.
Әминәне, никтер, йокы алмый. Хушлашу тәэссоратларыннан айный алмый иде ул.
Тиздән күрәчәк җылы диңгез буен, дулкыннар шаулавын күз алдына китереп, сөенечле елмаеп күзләрен йомды. Шулай ирен читләренә елмаю кунган килеш ул йоклап китте. Кинәт дәү әни-сенең: “Фәрештәләр сакласын үзеңне, балам!” — дигән тавышын ишеткәндәй булды.
Нәкъ шушы мизгелдә һа-вада ике очкыч бәрелешеп, коточкыч шартлау тавышы яңгырады. Дөньяны ут ялмады. Көчле ут өермәсе уянырга да өлгермәгән балаларны ут көлтәсенә әйләндереп, тирә-юньгә чәчте. Әйтерсең, меңләгән йолдыз атылды. Күз камаштырырлык яктылык “ә” дигәнче юкка да чыкты. Әминә үзенең һәм иптәшләренең йолдыз кебек нур чәчеп түбәнгә очуын тойды.
Ни галәмәт, авырту сизмә-де ул. Бераздан алардан өстә һавада ниндидер көмешсыман яктылык чәчүче нокталар барлыкка килүен исләп алды. Тора-бара бу нокталар зурайды, якынайгач, үтәкүренмәле, канатлы кешеләргә әй-ләнделәр. Әллә күк капусы ачылдымы? Дәү әнисе: “Күк ачыла да, фәрештәләр җиргә төшә”, — дип сөйли торган иде шул. Чынмы икән әллә? Әнә ике фәрештә, Әминә янына очып килеп, йомшак кына итеп кулларыннан алды. Очып төшү дә акрынайгандай булды. Ул да булмады, күк йөзе ялтыр канатлы фәрештәләр белән тулды. Иптәшләренең һәрберсен икешәр фәрештә озата баруын шәйләде.
Шулвакыт Әминә әнисенең яшь тулы күзләрен, Рөстәм-нең кулларын сузып, тотып алырдай булып йөгерүен күргәндәй булды.
Әминә “Әнием!” дип кычкырмакчы иде, авызыннан бер сүз дә чыкмады. Фәрештәләр сөйләшми, тын гына очалар да очалар. Әнә кайберәүләре җиргә төшеп, кире һавага күтәрелә башлады. Әминәләр дә җиргә якынайды. Аста көзге кебек су өсте ялтырый. Бер як читтә яктылык бар, өйләргә охшаган, икенче, караеп торган якта урман бугай...
Әнә кайбер агачларның ботакларына нәрсәләрдер эленгән кебек. Әминә аларның үз әйберләре икәнен аңлады да, аңламады да. Шулчак ул үзенең җиргә төшеп җитүен тойды. Шул минутта ук фәрештәләрнең аны һавага алып менеп китәргә уйлавын аңлады. Ә аның гәүдәсе җирдә хәрәкәтсез ята, ничек итеп аны ташлап китәсең?! Кыз тарткалаша башлады. Фәрештәләр аның аңына тонык кына тавыш белән шушындый сүзләр ирештерде: “Гәүдәң җирнеке, җирнеке җирдә булырга тиеш. Ә син җан — рух, безнең белән күккә күтәрелергә тиешсең. Әйдә, озак юанма, әнә көмеш тасма кебек юл буйлап өскә күтәреләбез. Югыйсә, күк капусы ябылыр да, соңларсың. Җиргә дә төшәргә ярамас үзеңә, һавага да юлың бүленгән булыр. Ялгызың каңгырып очып тик йөрерсең”, — дип, аны ашыктырдылар.
Әминә үзенең җансыз гәүдәсенә соңгы тапкыр карады да, саубуллашып, фәрештәләр белән бергә очып китте, үзенә канат үскәнен дә искәрмәде ул. Акрынлап һавадагы көмеш яктылык юкка чыкты. Көнчыгыштан офык аллана башлады. Күл өстеннән акрын гына томан күтәрелде. Ул ипләп кенә балаларның җансыз гәүдәләренә өрфиядәй җиңел ап-ак кәфенлек япты. Кошлар уянып сайрар вакытлары җитсә дә, бер кош та тавыш чыгармады. Җир өстен тынлык каплады. Җир-ана күктән коелган газиз балаларын кочагына алган да тынып калган. Илнең сәләтле балалары, шулай итеп, күз ачып йомганчы оҗмах кошларына әйләнде.
Кинәт күз яшьләре кебек эре-эре яңгыр тамчылары җир өстенә түгелде. Әйтерсең лә күк бу коточкыч хәлгә үзе дә ышанмый, елый иде. Һәлакәт күктә булганга үзен гаеплиме әллә? Кем гаепле? Иксез-чиксез булып тоелган һава юлында бары бер-ике секунд барысын да хәл итте. Вакыт, балаларны җиргә коеп, үзе, берни булмагандай, билгесезлеккә томырылды.
Бер мизгелгә балкып,
очкын чәчеп,
Күктән,
гүя, йолдыз коелды.
Йолдызларын —
газиз балаларын
Кочып алды
җирнең куены.
...Һәлакәт булган урында, муенсадан өзелгән энҗе бөртекләрен хәтерләтеп, көмеш төскә буялган эреле-ваклы шарлар чәчелгән. Шушы коточкыч, җан тетрәткеч фаҗиганең шаһитлары булып те-зелгән алар. Алман күгендәге ике очкыч бәрелешү фаҗигасе әле дә сораулар тудыра.
Бу фаҗига мәңгелекнең үзе кебек бер сер булып калыр, ахры...
Флүрә Газизова.
Дүртөйле районы.