+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
17 гыйнвар 2023, 11:51

Бәхетлесеңме, дип сорама...

Кабат бер тапкыр очрашыр өчен генә шулкадәр вакыт узарга тиеш идеме икәнни соң? Яңадан бер күрешкәнче икесе дә төрле җирдә яшәп, балалар үстерергә тиеш булдымы икән? Юк инде, бу юлы Сәгыйдәсен югалтмас ул. Җитәр, күп күрелде. Аның да бит гаилә бәхетенә хакы бар. Юк, борчылма, Сәгыйдәм, без барыбер бергә булырбыз. Барысы да яхшы булачак... Тукта әле! Ә кемнеке соң хәзер Сәгыйдә? Аның бит гомер иткән ире, аның белән никахта туган балалары бар, хәзер инде оныкларым, дип яши. Ә мин аны үземнеке итеп хис итә башладым. Соң түгелме икән?

Бәхетлесеңме, дип сорама...
Бәхетлесеңме, дип сорама...

(Ахыры. Хикәянең башы 16 гыйнварда басылды).

* * *
...Фәритнең әти-әнисе уллары үсеп җиткәч аерылышты. Фәрит әнисе белән чит өлкәгә чыгып китте. Аралар ерагайса да, егет кызны оныта алмады. Сәгыйдәләрнең күрше авылына кунакка кайтып йөри башлады ул. Күп тә үтмәде, егет хәрби хезмәткә китте. Өч ел буена яшьләр арасында хат алышу өзелмәде. Фәрит иң беренче "Сәгыйдә янына кайтырмын" дип язган иде. Кайтыр көн җиткәч кенә әнисенең авыр хәлдә булуы турында телеграмма китерделәр. Егет әнисе янына ашыкты. Әнисе бик озак урын өстендә ятты, бәхеткә, үлем тырнагыннан котыла алды ул, кабат аягына басты. Фәрит бу хакта сөйгәненә хәбәр итә алмады. Әнисенең хәле яхшырып, Сәгыйдә янына баргач, кыз аңа:
— Башкача минем янга килмә. Мин башкага кияүгә чыгарга җыенам, — диде. Егет нәрсә булганын да аңламыйча, кабат әнисе янына кайтып китәргә мәҗбүр булды.
Чыннан да, яхшылап белмәгән Азатка кияүгә чыкты кыз. Башта яхшы гына холыклы күренгән Азат соңыннан Сәгыйдәне рәнҗетеп яшәде. Эшләгән акчасын күбрәк үзенә тотты. Эчте, холыксыз булды. Сәгыйдә эшкә урнашып, чират торып фатир алды, бер-бер артлы ике малай тапты, бакча үстерде. Кеше көлмәсен, балаларга оят булмасын дип, яхшы тормыш өчен көрәште ул. Ә ир хатынының шундый булуына әллә көнләште, әллә үзенең кулыннан эш килмәгәнгә кыенсынып, һәрвакыт хатынын битәрләде. Сәгыйдә барысына да түзеп яшәде.
***
Бүген Фәрит нәрсә булганнарын сөйләп биргәч, Сәгыйдә үзен гаепле итеп тойды. Ашыкмаган, барысын да ачыкланган булса, бу зур хатаны эшләмәгән дә булыр иде. Үткәнне кирегә кайтырып булмый шул, хәзер инде соң.
— Ә син нинди кешегә өйләндең. Бәхетлесеңме, Фәрит? — диде Сәгыйдә, күзләренә тулган яшьләрне тыярга тырышып.
— Әни янына кайткач, бик озак үземә пар эзләдем. Берникадәр вакыт үткәч, бер кыз белән таныштым. Озак та йөрмәдек, өйләнешергә булдык. Өч балабыз туды. Мин бәхетне эшемдә таптым, Сәгыйдә. Әлеге вакытта үземнең кибетләрем бар. Көннәр буе эштәмен.
— Хатының кайда эшли?
— Аның белән күптән түгел генә аерылыштык.
— Олыгаеп беткәч, хатын алыштырырга булдыңмыни? — дип көлде Сәгыйдә.
— Әни олыгайгач, аңа Уфада фатир сатып алып бирдем. Үземнең дә туган якларда яшисем килде. Гаиләм белән без дә Уфага күчеп кайттык. Әни авырый башлады. Аның бит миннән башка беркеме дә юк. Хатыным аны карарга булышмады, барлык авырлык минем җилкәгә төште. Бервакыт әни янында кунарга калырга туры килде. Түшәк өстенә егылган әнине калдырып китәргә батырчылык итмәдем. Иртән өйгә кайтуыма хатыным әйберләремне сумкага тутырып, ишек төбенә чыгарып куйган иде. Мин бер сүз дә әйтми чыгып киттем. Әнине җирләгәч, читтә яши башладым. Әле бер марҗа белән бергә яшибез. Бер-беребезгә иптәш булырбыз, дип уйладык. Бергә эшлибез. Ул да ялгыз. Ә балаларым белән аралашып торам.
— Гаиләдә чыккан бер тавыш өчен генә аерылып чыгып китмәсәң дә булыр иде инде.
— Сәгыйдә, озак түздем инде. Ләкин әнине кыерсытуын кичерә алмадым.
— Ә мине нигә эзләдең?
— Авылда еш булмасам да, кайткан саен синең турыда сорашып тордым. Кереп, әниеңнән телефон номерыңны сорагач, ул: "Юк, бирмим, кияүнең холкы яхшы түгел, тавыш чыгарыр, шалтыратма", диде. Башкача әниең берни дә әйтмәде. Ләкин синең нинди тормышта яшәвеңне авылдашларың яхшы белә бит. Ничә тапкыр сине эзләп табарга җыенгач, кире уйладым. Минем белән очрашуга килмәссең төсле иде. Ләкин бу юлы батырчылык иттем...
Фәритнең бу сүзләреннән Сәгыйдәге кыен булып китте. Кеше көлмәсен, балаларга кыен булмасын, дип гомер буе Азат белән җәфаланып яшәвен яшерсә дә, барысын да белеп торганнар икән бит. Кеше сүзе бит ул, Фәриткә дә әллә нәрсәләр сөйләп бетергәннәрдер әле.
— Юк, Сәгыйдә, оялма. Гаиләңне ничек тә сакларга, балаларыңны кеше итәргә тырышуың барыннан да өстен. Ләкин хәзер балаларыңның үз гаиләсе бар. Соңыннан ничек яшәргә уйлыйсың?
— Минем әле эшем бар, озакламый хаклы ялга чыгам. Аннары бакча үстереп, балаларымны куандырачакмын.
— Ә кайчан үзең өчен яши башлыйсың?
Бу сүзләр Сәгыйдәнең күңеленә тагын да авыррак йөк булып ятты. Әйтерсең аны каядыр кысрыкладылар, я булмаса нәрсәдер урлаганда кулыннан тоттылар. Әллә нинди зур әйбер янында үзен кечкенә, көчсез итеп тойды ул. Моны аңлап алган Фәрит сүзне тизрәк икенче якка борырга уйлады. Шаярган булып:
— Ярый, көймә, менә пенсиягә чык та мин сине үзем белән алып китәм.
Фәрит бу сүзләрне чын күңеленнән әйтсә дә, тавышына шаяру кертте. Сәгыйдәне шулай кыен хәлдә калдыруына үзен гаепле тойды.
Икенче көнне Фәрит үзенең шәһәренә кайтып китте. Китәр алдыннан Сәгыйдәге шалтыратып тормады, Азат белеп калса, Сөгыйдәгә сүз тидерер, дип уйлады ул. Юл буена башында кайнаган уйларының очына чыга алмады. Тормыш шулай булганга кем гаепле? Үзен генә яисә Сәгыйдәне генә гаепләү дөрес булмас. Язмыш шулай булгандыр инде. Кабат бер тапкыр очрашыр өчен генә шулкадәр вакыт узарга тиеш идеме икәнни соң? Яңадан бер күрешкәнче икесе дә төрле җирдә яшәп, балалар үстерергә тиеш булдымы икән? Юк инде, бу юлы Сәгыйдәсен югалтмас ул. Җитәр, күп күрелде. Аның да бит гаилә бәхетенә хакы бар. Юк, борчылма, Сәгыйдәм, без барыбер бергә булырбыз. Барысы да яхшы булачак... Тукта әле! Ә кемнеке соң хәзер Сәгыйдә? Аның бит гомер иткән ире, аның белән никахта туган балалары бар, хәзер инде оныкларым, дип яши. Ә мин аны үземнеке итеп хис итә башладым. Соң түгелме икән?
Тормышында яңадан Фәритне очратканына Сәгыйдә шатланып туя алмады. Ниһаять, аңа да бәхет елмая түгелме соң? Күңелеңдә генә йөрткән кеше белән очрашу бәхет түгелмени! Аның бит Азатка беркайчан да хыянәт иткәне булмады. Ләкин гомер буе нахакка гаепләнеп яшәде. Бу юлы өйгә кайткач, Азатның гаепләвен ишетмәде дә ул. Үз эшләренә чумды.
Сәгыйдә көннәр буе Фәритне уйлап яши башлады. Яшь чактагы кебек хыял дөньясында гизеп, күңелендә генә Фәрит белән сөйләшеп йөрде. Ул аны сагынды. Бәлки, озакламый алар бергә дә була алыр. Фәрит бит ничә тапкыр шуңа ишарә ясады...Тукта әле, олыгаеп беткәч, яңадан гашыйк була түгелме соң ул? Шул яшенә җитеп, гаиләсеннән китәргә уйлыймы соң акылы бар кеше? Азатка ничек аңлатыр, ни дисәң дә гомер иткән ире бит ул аның. Балалар күзенә ничек карар? Туганнарына ничек аңлатыр? Кеше ни әйтер? Я, Ходай, нәрсә булды соң миңа? Мин бит аны сагынам, мин бит аны һаман да онытмаганмын. Шушы яшькә җитеп, яңадан мәхәббәт газаплары кичер инде. Аңардан бит иң якын кешеләре — балалары да баш тартуы мөмкин. Олыгаеп барган көнеңдә бер ялгызың калсаң нишләрсең? Нигә генә очрашырга ризалашты икән? Аңардан башка да яшәлгән бит. Онытырга кирәк аны, онытырга! Хата эшләгәнче акылга килергә кирәк.
Күңелендә Фәриткә булган хисләрен никадәр тыярга тырышса да соң иде инде. Ул аның белән очрашуны көтеп яши башлады. Аны төшләрендә күрде, көннәр буе аның турында уйлады. Фәрит тә телефон аша Сәгыйденең хәлен белеп торды. Сәгыйдә аның белән сөйләшкәннән соң канатланып киткән төсле була иде. Инде язмышыннан бернәрсә дә көтмәгән хатында тормышка яңадан кызыксыну уянды.
— Фәрит, мин гомер буе сине бер генә күрсәм иде, дип яшәдем. Яңадан сине күрү теләге, бәлки, мине күп хаталардан саклап калгандыр. Күрдем. Ләкин хәзер мин башка төрле хыяллар белән яшим. Фәрит, безгә очрашырга кирәкми иде. Беләсең бит, хәзер инде нәрсәнедер үзгәртергә соң. Яшьлегемдәге кебек, кабат бар дөньямның астын өскә әйләндердең. Хәзер шул халәттән котыла алмый җәфаланам, буш хыяллар белән яшим. Зинһар, башкача шалтыратма, оныт мине, — дип күз яшьләре аша Фәриткә ялынды Сәгыйдә.
— Елама, зинһар, елама, Сәгыйдә. Барысы да яхшы булачак. Мин кайтып киләм. Синең яныңа...
Телефон аша яңгыраган бу сүзләр Сәгыйдәгә аяз көнне яшен суккандай булып коелды. Тиз генә урындык артына эленгән шәлен аркасына алып каплады да урамга чыгып йөгерде.
Гөлия ГӘРӘЕВА.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: