+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 гыйнвар 2023, 08:50

Интернет-парольләрен ташлаган әнисен үтергән...

Уфада 18 яшьлек егет коточкыч җинаять кылган.

Интернет-парольләрен ташлаган әнисен үтергән...
Интернет-парольләрен ташлаган әнисен үтергән...

Уфаның Совет районы буенча тикшерү бүлеге 18 яшьлек егеткә «кеше үтерү» мәддәсе буенча җинаять кылуда гаепләү белдергән.

Төбәк Тикшерү комитетының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 9 гыйнвар иртәсендә гаепләнүче, озак вакытлар әнисенә карата начар мөнәсәбәт кичереп, янә аның белән бәхәсләшкән. Хатынның өй җыештырган вакытында улының логин һәм интернет-аккаунтлар өчен парольләре язылган кәгазь битен ташлавы җәнҗалның сәбәбе булып тора. Егет, кухня пычагын алып, әнисенең муенына һәм гәүдәсенә берничә тапкыр кадый. Зыян күрүче җәрәхәтләрдән шул урында һәлак була. Үтергәннән соң һөҗүмче абыйсына хәбәр язган — нәрсә эшләгәнен сөйләгән. Анысы полиция хезмәткәрләрен һәм ашыгыч ярдәм чакырткан.

"Хокук сакчыларыннан гаепләнүче качмаган. Ул, әлеге хәл турында хәбәр итеп, кылган гамәлләрен таныган. Хәзер гаепләнүче белән башлангыч тикшерү эшләре үткәрелгән һәм гаепләү белдерелгән, тикшерүче үтенече буенча суд аның иреген чикләү чарасын сайлаган. Тикшерүчеләр һәлакәт урынын тикшергән, суд экспертизалары комплексы билгеләнгән, шаһитләр сораштырылган», — дип аңлаттылар Тикшерү комитетында.

фото: "следком02"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: