Бу хакта Башкортстан Прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Урындагы мәктәп директорының 2018 елның декабреннән 2021 елның декабренә кадәр хезмәткәрләргә югары премияләрне законсыз исәпләве ачыкланды. Аннары аның таләбе буенча педагоглар алган түләүләрнең бер өлешен күчерергә тиеш булганнар.
"Җинаятьчел гамәлләр нәтиҗәсендә 430 мең сумнан артык зыян күрелгән. Районара прокуратура тикшерү материалларын тикшерү органына җинаять-хокукый бәя бирү өчен җибәргән. Аларны карау нәтиҗәләре буенча җинаять эшләре кузгатылды", - дип өстәделәр прокуратурада.
Фото: Башинформ