Бу хакта «Бердәм Русия» партиясенең төбәк бүлекчәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Мәскәү авылында яшәүче әбекәй сугышчылар өчен берничә пар оекбаш бәйләгән. Ул аларны Бөек Ватан сугышы елларында ук бәйләргә өйрәнгән. Шул чакта ук ул совет солдатларына ярдәм итә һәм фронтка оекбашлар җибәрә.
Вәзига Бәдамшина шулай ук мобилизацияләнүчеләргә хат язган, анда аларга исән-сау өйләренә кайтуларын теләгән.
"Сезгә бик җиңел түгел. Сезгә ярдәм итәсе килә. Менә тагын солдатлар өчен оекбашлар бәйлим. Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап, дога кылып эшлим. Минем җанымның һәм кулларымның җылысы сезгә ярдәм итәр, дип ышанам", - дип язган әбекәй сугышчыларга.
Фото: "Бердәм Русия" сайтыннан