+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
22 гыйнвар 2023, 02:50

Мәхәббәт төне өчен 66 меңен күчергән

Нәтиҗәдә, наз да, акча да юк...

Мәхәббәт төне өчен 66 меңен күчергәнМәхәббәт төне өчен 66 меңен күчергән
Мәхәббәт төне өчен 66 меңен күчергән
Фәхишә белән кич үткәрү теләге Башкортстанда яшәүче ирне 66 мең сумсыз калдырган. Полициядә ул шулкадәр акча югалтуын хәбәр иткән.

Хокук сакчылары егетнең кичне фәхишә компаниясендә үткәрергә карар итүен ачыклаган. Интернет аша ул кызларның фотосурәтләре урнаштырылган сайтны тапкан. Ошаганын сайлагач, егет күрсәтелгән телефон номерын җыйган.

"Нефтекамалы егет фәхишә әйткән адрес буенча юл тоткан, әмма шәһәрдә андый йорт юк икән. Егет кызга шалтырата, тегесе исә аның артыннан машина җибәрүен хәбәр итә. Машина килгәнче ул аннан алда торган хезмәтләр өчен 2 мең сум күчерүен сораган. Беренче акчаны күчергәннән соң, таныш булмаган хатын, страховка өчен 12 мең сум күчерергә кирәк, дигән.

Алга таба төрле сәбәпләр белән зыян күрүчене тагын 25әр мең сум акча күчерергә ышандырганнар. Моның өчен ул банкта онлайн-кредит рәсмиләштерергә өлгергән», - дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Әгәр дә банкта шикле күчерүләрне теркәмәсәләр һәм мошенниклар белән элемтәгә керүе турында кисәтмәсәләр, бу ирнең күпме акча югалту ихтималлыгы билгесез. Шул вакытта гына граждан үз гамәлләренең нәтиҗәсен аңлаган. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган, полиция хезмәткәрләре бу хәлнең барлык хәл-шартларын ачыклау өчен тикшерү эшләре алып бара.

Фото:  m.fishki.net  

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас