Мәрьям белән Руслан турында ишеткәннәр-белгәннәр онытмагандыр әле. Русланның әтисе аңа мотоцикл алып биргән иде, ул, озак уйлап тормыйча, байкерлар өеренә кушылды да китте. Мәрьям егетеннән кала буламы – ул да арткы утыргычта урын тапты. Бер елда Мәскәүгә барып кайттылар, икенче елда Кырымга барып җиттеләр. Европаны яулыйбыз, Берлинга җитәбез, дип, чит ил паспортларын күптән әзерләп куйдылар. Бара алмадылар.
Европага байкерлар белән барып керү туй сәяхәтенең бер өлеше булырга тиеш иде. Килеп чыкмады. Ә шуннан кайткач, матур гына итеп туй үткәрергә иде уйлары. Мәрьямнең әнисе кисәткән иде: элек туй була, шуннан – туй сәяхәте, дигән иде. Ләкин яшьләр Европаны да күрә алмады, туй сәяхәте дә булмады.
Русланга 24 яшь булса да, һаман балалыктан чыгып җитмәгән иде. Әтисе – шәһәрдә билгеле табиб, әнисе – икътисадчы, хәлле кешеләр тирәсендә йөриләр. Руслан, әтисенә ияреп, табиб династиясен дәвам итәргә тиеш иде, медицина институтына да кергән иде. Ләкин егетне ара-тирә исерек килеш күрүчеләр аңа бик өмет багламады. Яшь чакта кем тәртип бозмаган да дөмбәсләшеп йөрмәгән, дигән кебек, Русланны әтисе белән әнисе тәрбияләп караган иде, әмма ул үзе каяндыр фатир тапкан, Мәрьямне чакырып китергән булып чыкты. Русланның әнисе Галимә апа эзләп барса, син дә мин яшәп яталар икән.
“Әллә берәр кайда эшли микән? Акчаны каян алды икән?” – дип аптырадылар. Әтисе әйткән: “Улымның миннән акча сораганы юк, акчам юк, булса да бирмәс идем”, – дигән. Монысын шаярта, әлбәттә. Ул шәһәр янында йорт төзи, бөтен акчасын шунда сала.
Галимә ире Мансаф белән Мәрьямнең әнисен юллап киттеләр. Бардылар, күрделәр. Гөлзадә кызы Мәрьям белән 100 квадрат метрлы иркен фатирда яшәп яталар. Гөлзадә иренең әнисен карашкан диме, шул карчык Мәрьямгә мирас итеп калдырган бу фатирны. Эче тулы борынгы җиһаз, затлы чынаяклар. Карчыкның ире хәрби булганмы, сугышны Берлин тирәсендә тәмамлаганмы – кыскасы, буш кул белән кайтмаган. Мәрьямгә куана-куана калдырганнар. Русланның әтисе белән әнисе, Мәрьямнең дөньясын күргәч, телсез калдылар. Бу бит хәзинә оясы! Ничек шушы кызны кулдан ычкындырмак кирәк! Ә Мәрьям ни өчен Русланны өенә алып кайтмаган? Чөнки әнисе Гөлзадә нык итеп: “Никахсыз, туйсыз яшәү юк”, – дип катгый шарт куйган. Мансаф белән Галимә яшьләрне башлы-күзле итү мәсьәләсендә шикләнә иде әле. Ник, дисезме? Русланның әлегә өйләнергә теләк белдергәне юк. Фатыйха сорамагач, өйләнү аның өчен мөһим түгелдер, ләкин әтисе белән әнисенә кабаланырга туры килде. Егет бу мәсьәләгә бик җиңел караган. Чөнки беркөн Мансаф белән Галимәнең фатирына гыйфрит кебек ике егет килеп керде. Алар бер микрозайм учреждениесенең коллекторлары, ягъни акча кайтарып алучылар икән. Икесе дә кырынмаган, юынмаган, берәр центнерлык бәндәләр. Сөйләшү түгел, аларны күрмәс өчен генә дә акчаңны чыгарып тоттырырсың. Кыскасы, Русланның акча кадерләү түгел, хәтта саный белмәве ачыкланды. Улы 20 мең алган, ә әтисенә 60 мең чыгарып түләргә туры килде. Бакчадагы йортына пластик тәрәзә куюны киләсе айга кичектерергә мәҗбүр булды.
Әтисе белән әнисенә бераз киңәшләшкәннән соң йөгереп барып Мәрьямне соратырга туры килде. Туйга әзерлек күп вакыт алмады, ай дигәндә матур гына итеп туй ясап куйдылар.
Җәй үтмәгән иде әле. Мәрьям белән Русланның мәхәббәтенең башлангыч сынауларга дучар булуы ишетелеп калды. Егет кәләшен бик көнли икән. Рәнҗетә, бер дә юктан тавыш чыгара, хәтта тукмый, дип сөйләделәр. Яшь кияүнең шундый холкы мәгълүм булгач, Мәрьям үз фатирына кайтып киткән. Әнисе Гөлзадә шәһәр янындагы авылда яши, шәһәр һавасына ярамый икән. Руслан ялынып тормады, Мәрьям янына үзе күчте дә барды. Шулай итеп, ару гына яшәп киттеләр, ләкин Русланның матаеннан төшәргә җыенганы һәм эшкә тотынырга уйлаганы бер дә тоелмады. Доңгырдык мотоциклының һава селкетеп, кешеләрне уятып йөрүе ишетелүгә караганда, Русланның җәяү йөрергә тырышуы сизелми иде әле.
Кайвакыт таң белән дә кайтып керә берүзе. Аның киләчәгенә бик өмет багламыйлар иде. Мотоциклын йорт янында калдырып, йокларга кергәч, үзәгенә үткән бер бәндә тәгәрмәчләренең резинасын тишкәләп киткән, хәтта ямарлык түгел. Руслан шундагы малай-шалайны куркытып караган да, биредә яшәүчеләр гади халык түгел – полиция чакыртканнар. Әтисе килеп җитеп, әнисе шунда чәңгелдәп, чак алып калганнар.
Атна үтмәде, Руслан мотоциклының тәгәрмәчләрен рәтләтеп алып кайтты. Шуннан йорт янына китереп куеп, иртәле-кичле матаен дөбердәтеп утырмасынмы! Кешеләр йоклый алмый, дип, Мәрьяме дә әйтеп караган, әнисе дә шалтыраткан. Юк, үч ала инде, имеш. Дөбердәтә дә дөбердәтә, дөбердәтә дә дөбердәтә.
Берзаман, утларын ялкылдатып, бер яктан — полиция, икенче яктан гвардия автомобильләре килеп чыкты да Русланны ике яктан уратып алды, ләкин егет елгыррак булып чыкты, бер дөбердәтүдә урамнан чыгып югалды һәм шәһәр читенә таба китте. Мондагылар машиналары белән арлы-бирле итүгә Руслан матае белән юк булды. Ерак китә алмаган, полиция белән узышып буламыни инде? Юл чатында торган бер экипаж үзен куалап алып киткән, алай да ерак китә алмаган. Юлда таш ятканмы, кирпечме – матае белән барып менгән, матае — уңга, үзе сулга 20-30 метрга очканнар. Бу кадәр очуга матайдан эш килерлек тимер дә калмаган, диләр. Ә егетне юл чатында яткан җиреннән чак табып алып, ашыгыч ярдәмгә салып алып киткәннәр. Кеше булмас, аякка басуы бик шикле, дип уйлаганнар, чөнки сынмаган, сыдырылмаган җире калмаган.
Хәлен белергә Мәрьям белән Русланның әтисе йөгереп барганнар. Реанимациядә әллә ун көн ятты, һушына килеп, күзләрен ачкач, әйткән тәүге сүзе: “Матайны алып кайттыгызмы?” – булган. “Матай кайгысы юк, – дигән әтисе. – Улым, синең хәлең бик начар. Матай турында оныт”. “Ә нәрсә булды?”– дигән улы. Әтисе бик елаган. Руслан торырга омтылган кебек гәүдәсен селкетеп караган, ләкин гәүдәсен түгел, кулын да күтәрә алмаган.
Икенче бүлек
Руслан сәер генә кеше ул. Үзе хәл эчендә ята, ә һаман матаен таптыра. Әтисе бер-ике тапкыр барып караган иде, тимерләрен булса да алып кайтыйм, дип, юк, тикшерү бара, диделәр. Шулай итеп, матай юкка чыкты. Бу хакта ишеткәч, егет елап алган, ди. Ә Мәрьямгә бар эшен ташларга, Русланны карау белән шөгыльләнергә туры килде. Руслан ни эшләсен инде, әнә, ята. Кузгалырга талпынып кына караса да, шул ук хәл. Килмәгән табиб, карамаган белгеч калмады. Берсе дә операциягә тотынырга батырчылык итми. Шулай да Мәскәүгә чакырдылар. Башкалада иң зур гос-питальләрнең берсендә өлешчә булса да аякка бастырырга тырышып карадылар. Үзләре әйтүенчә, ышаныч юк түгел, өмет бар, ләкин бик нечкә операция. Яшьрәк, көчлерәк белгеч кирәк. Андый белгеч бар икән. Тик бездә түгел, Германиядә. Берлинда. Ә анда барып җитү өчен күпме акча кирәк! Руслан өчен самолетта ике урын таләп ителә. Аның утырырлык әмәле юк. Махсус тактага ныгытып салып, бәйләп кенә алып барачаклар.
Акча юк һәм табарлык өмет тә юк, диде Русланның әтисе. Бакчасын уйлый инде, тизрәк төзеп бетерергә тели. Әнисе йөреп чыкты, тегендә барды, монда барды, кайгы-хәсрәтен сөйләде. Берсе дә буш чыгармаган. Кемнән – 100 тәңкә, кемнән – 1000 тәңкә. Кайткач, утырып елады.
– Куй, бетеренмә, – диде ире Мансаф. – Аның каравы, күпме кеше, кайгы уртаклашып, хәсрәтләнүен белдереп шалтыратты.
Мәрьям килеп керде. Йөзе шат, кулында – Берлинга өч билет. Биатасы Мансафның, каян алдың, дип сорарга да көче җитмәде. Тапкандыр, дип битараф кына уйлады да куйды. Ире бит, таба инде.
Берлинга барып кайтуның михнәтләрен Мәрьям белән Руслан гына белә. Аэропортта ярты тәүлек көтеп утырырга туры килде. Шунда Руслан үзенең кем икәнлеген тагын да күрсәтте. Үзе ята, ә хатынын нәрсә генә дип битәрләми:
– Нишләп йончытып йөрисең син мине? Үтерергә алып китеп барасыңмы? Ә минем яшисе килә!
Берлинга барып җиткәч, янә ярты көн... Берлинда хатын беренче тапкыр туйганчы йоклады. Ике көннән соң Руслан янына керттеләр. Анысының ачуланып каршы алулары!
– Кайда йөрисең? Ник мине ташлап китәсең?
Мондагы операция уңышлы булды, диләр. Ләкин әлегә уңай нәтиҗәгә иртә. Әгәр Израильгә барсалар, уңышлы булырына өмет бар. “Әлегә кайтып торыгыз һәм бер айдан хәлегезне карарбыз”, – диделәр.
Килгәненнән дә ныграк җәфаланулар... Мәрьям шунда еламаска, Русланның мыжуына җавап бирмәскә өйрәнде. Кайтып җиттеләр, хәтта Уфаның Уфасында каршы алучы юк. Әйтерсең лә, алар тормыштан сызып ташланган, ягъни исәннәр исемлегендә юк. Кайтып җиттеләр, ләкин Русланның әтисе белән әнисенең фатиры бикле. Ачкыч юк, алар бакчада бөек эшләр белән мәшгуль. Шалтырата торгач, күзләре тонды, ләкин телефонны төшкә таба гына алдылар.
– Ә нигә үзеңә алып кайтмыйсың? – диде егетнең әтисе.
Шунда Мәрьям ык-мык итте. Фатирны сатуын, ике бүлмәлене алуын, калганын Уфа — Мәскәү — Берлин юлына тотынуын танырга мәҗбүр булды.
Подъезд төбендә көтүләренең, Русланның мыжуларының ахыры булмас кебек иде. Кич Русланның әтисе белән әнисе кайткач, өйгә кергәч, яшь хатын белән аның ире үзләренең бу гаилә өчен артык икәнлекләрен, ниһаять, аңлады.
Аның каравы, бөтенләй чит яктан, Израильдән, бик җылы хәбәр килде: “Әгәр пациент үзе теләсә, якыннары җаваплылыкны үз өстенә алырга риза булса, мондый операциянең уңышлы тәмамлануына өмет зур. Үзегез өчен уңайлы көндә килүегезне белдереп, электрон хат җибәрүегезне көтәбез”, – дигән җавапны күргәч, Мәрьям шатлыгыннан елап, хатны үбеп алды.
Эш тагын да акчага килеп төртелде. Биредә йорт хуҗасы, Русланның әтисе, чын йөзен тагын да бер тапкыр күрсәтте:
– Миндә акча юк һәм булмаячак! Миннән барырга рөхсәт тә юк! – диде ул, өстәл төя-төя.
Әнисенә иренә буйсынудан башка чара калмады. Бу юлы яшьләр матбугат чараларын җәлеп итеп караган иде. Күпмедер акча җыелды, диләр. Ләкин операция өчен бу гына җитми иде әле. Шул вакыт ишектә, канәгать елмаеп, Мәрьям күренде, аның кулында Мәскәү — Тель-Авив маршруты буенча өч кешелек билет иде. Русланның әтисе белән әнисе күнделәр, киленнәренең ирен чыннан да яратуын төшенделәр.
Юлга әзерләнә башладылар. Хәтта әтисе белән әнисе аэропортка илтеп куярга һәм, алдан шалтыратсалар, каршы алырга ризалаштылар. Уфа — Мәскәү — Тель-Авив маршрутында Мәрьям белән Руслан үзләрен кеше итеп тойды. Әллә шушы яхшы мөнәсәбәт тәэсир итте, Руслан үзен бик тыйнак тотты, мыжымады, сүгенмәде, җикеренмәде. Хәтта Мәрьям дә аптырады. Аның үзенә нидер җитмәгән кебек тоелды.
Шулай итеп, “Изге җиргә” килеп төштеләр.
Рәлиф Кинҗәбаев.
(Ахыры бар).