Кайвакыт кешене алдан түгел, арткы ягыннан тану җиңелрәк тоела. Адәм баласының алгы ягы һәрчак алдакчы була ул, я капланган, я бизәнгән була. Ә арт саны алдамый, бөтен мәгълүматны биреп бара. Артыннан караганда кешенең алдында нинди максатлар торганын да белеп була хәтта. Шаяртырга маташу инде бу. Акыллы кыяфәтләр чыгарып, тикшереп утырмагыз тагын.
Битлек кию генә мәҗбүри түгел. Мин кешеләрнең күзләренә карыйм. Һәм битлекләрен күрәм. Уңышлы кеше, бердәнбер булырга тырышу битлеге ул. Унбиш мең сум хезмәт хакы ала, ипотека түли, кредитка баткан һәм... уңышлы кеше булып күренергә тырыша. Алай гына түгел әле ул, сине мескен итеп күрергә тырыша. Чөнки син кредитка батмагансың. Фатир да, затлы машина да алмагансың. Бензинга да картадан түгел, ә кулакча белән түлисең... Аның уңышлы кеше битлеге янында синең чын йөзең чынлап та бик фәкыйрь булып күренә. Шулай булырга тиештер дә. Битлек үз йөзеңне яшерү өчен бит инде ул...
Битлекләр төрле була. Кемдер матур гына урынга урнаша да, хәрамлыкның төзек кенә юлларын табып, законнарны артык бозмый гына урлаша да... үзен бик уңышлы һәм зур кешегә санап йөри башлый. Кайвакыт шундый кешеләргә бер сорау бирәсе килә: “Син халкыңа, яки дәүләтеңә нәрсә бирдең? Бу дөньяда синнән нәрсә кала?”
Бу – риторик сорау инде, җавапсыз сорау. Ләкин аның икенче ягы да бар әле. Һәртөрле чиновникларга юнәлтелгәне. Зур акчалар, төрле өстенлекләр алып эшләп тә синнән соң берни дә калмый икән, димәк, син артык зур кеше түгел инде. Син зур түгел, син – бур. Димәк, син эш күрсәтерлек, файда китерерлек кешеләрнең урынын урлагансың. Бер кирәксезгә хезмәт хакы алып яткансың. Башкаларын әйтеп торырга да кирәкмидер инде, оят, гарьлек була башлый бит. Ояла белгән кешегә, әлбәттә. Ләкин беркем дә ояла белми, чөнки бөтен кеше дә битлек кигән. Ниндидер маскарад бара, ояла һәм гарьләнә белмәүчеләр, оятсызлар маскарады.
Кайчагында мин үземне бүтән планетада яшәгән кебек тоям. Кешеләр арасында түгел, ә битлекләр арасында. Битлекләр төрле. Битлекләр популяр. Җәмәгать урыннарына барсаң, гел шуны кияргә кирәк, дип кисәтәләр. Үзем дә киеп куям. Бер дә юктан килеп бәйләнмәсеннәр, штраф түләтмәсеннәр, дим. Сез дә киегез, законга каршы чыкмагыз.
Тик кайчагында мин үземне, барыбер, чит планетадагы кебек тоям. Безнең планетада кешеләрнең үз йөзе була торган иде, һәм алар үзләренең кемлеген күрсәтүдән кыенсынмый иде. Үз йөзең булу яхшы нәрсә инде ул. Үз планетаң булган шикелле.