+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
23 гыйнвар 2023, 07:50

Бала тудыру йортында ташлап киткән улын эзли

Башкортстанда бер хатын еллар узгач бала тудыру йортында калдырып чыккан улын эзләргә батырчылык иткән. Ул сезнең ярдәмгә өметл

Бала тудыру йортында ташлап киткән улын эзли
Бала тудыру йортында ташлап киткән улын эзли

Мария Гаврюшина сүзләренчә, ул 1984 елда улын Уфаның 3нче бала тудыру йортында мохтаҗлык аркасында калдырган, әмма элемтәсен югалткан, ләкин шуннан бирле ул аны эзләүдән туктамаган.

Мария сүзләре буенча, аның улы 27 декабрьдә туган. Бала тугач, ул аны торак тапканчы бер айга калдыруы турында кәгазьгә кул куйган. Нәтиҗәдә, бу баладан баш тарту кәгазе булып чыккан, ә соңыннан улын бер гаилә тәрбиягә алган.

- Миңа 18 яшь иде, үземне акламыйм, ләкин миңа чыннан да нәрсә эшләргә кирәклеген әйтер кеше юк иде. Аның каравы, акыллы олылар бар иде, алар бертавыштан шулай яхшырак булыр, дип инандырды.

Аның сүзләре буенча, ул аннан соң да улын табу теләген калдырмаган, ләкин алга китеш булмаган. Хәзер Мария социаль челтәрләрдән файдаланырга карар кыла. Әгәр дә ул улын тапса, гафу үтенергә тели һәм кулдан килгәнчә ярдәм итәргә әзер.

– Улымны булган бар вакыйгалар өчен гафу үтенер һәм кулдан килгәнчә ярдәм итәр өчен эзлим. Улымны, аның гаиләсен, 1984 елда Башкортстаннан уллыкка алынган малай турында белүчеләрне искә төшерүегезне сорыйм. Бу минем өчен иң зур бәхет булачак.

Хатын аның улы, мөгаен, Гаврюшин фамилиясе белән йөридер, дип өметләнә. Әгәр дә кемдер булышырга карар итсә, ул WhatsApp аша элемтә өчен телефон номерын куйган – +7 908 558 10 50.

Фото: mk.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: