Һөҗүм итүчегә янәшәдә булган кешеләр комачаулый, шуннан соң ул чыгып кача.
Кыз тән җәрәхәтләре алмаган. Булган хәл видеокүзәтү камерасы объективына эләккән, видеоязма социаль челтәрләр буенча таралган.
"Башинформ" мәгълүматлары буенча, ирне тотуда курьер ярдәм иткән. Ул һөҗүм иткән кешегә охшаган кешене тукталышта күреп калган. Ул автобуска утыргач, курьер, полициягә шалтыратып, бу турыда хәбәр иткән. Полиция хезмәткәрләре чираттагы тукталышта шикләнелүчене тоткарлаган.
Ир баланың телефонын урламакчы булган, янәсе. Ул үзе шулай аңлаткан.
Фото: башинформ