+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
24 гыйнвар 2023, 05:55

Әниләре юл һәлакәтендә үлгән иде...

Сабыйлар хәзер әтисез дә калды.

Әниләре юл һәлакәтендә үлгән иде...Әниләре юл һәлакәтендә үлгән иде...
Әниләре юл һәлакәтендә үлгән иде...

Кушнаренко районы хакимиятенең опека һәм попечительлек секторы хезмәткәрләре судка дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Документта әйтелгәнчә, гаилә авыр тормыш хәлендә калган.

Ведомство мәгълүматларына караганда, балаларның әниләре юл-транспорт һәлакәтендә үлгән, ә әтиләре үз вазыйфасын үтәүдән баш тарткан. Ир балаларын матди яктан тәэмин итүдән туктаган, аларның сәламәтлеге, физик, психик, рухи һәм әхлакый үсеше турында кайгыртмаган. Хатынының фаҗигале үлеменнән соң ул асоциаль тормыш рәвеше алып бара, даими хезмәт хакы юк, спиртлы эчемлекләр куллана.

Хәзер балигъ булмаганнар Чакмагыш районында балалар һәм үсмерләр өчен социаль приют бүлегендә тәрбияләнә.

Якларны тыңлаганнан соң, суд дәгъва таләпләрен канәгатьләндерү, ягъни ирне кечкенә ике баласына карата ата-ана хокукыннан мәхрүм итү һәм аларны тоту-карауга алиментлар түләтү турында карар кабул итте.

Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас