-16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
25 гыйнвар , 13:25

Таеп китеп, күпердән егылып төшкән

Уфада бер ирне бәхетсезлек күпердә сагалап торган.

Таеп китеп, күпердән егылып төшкән
Таеп китеп, күпердән егылып төшкән
Ул күпердән егылып төшкән. Туганнары коммуналь хезмәткәрләрне гаепли.

Уфаның Калинин районында көндез 59 яшьлек ир белән бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, Черниковкадагы Шумавцово юлүткәргече астында шаһитлар гарипләнгән ирне тапкан. Ашыгыч ярдәм бригадасы зыян күрүчене 13нче хастаханәгә китерә. Соңрак бу кешенең үлгәнен ачыклыйлар.

Үлгән ирнең улы бу хәлнең нечкәлекләрен сөйләгән.

"Әти шаһитларга, аягы таеп китеп, күпер астындагы юлга килеп төшкәнен әйтергә өлгергән. Аның эчке органнарына зыян килгән, баш мие селкенгән. Аны дәваханәгә клиник үлем хәлендә китергәннәр Минем аңлавымча, ул күпердән тимер юлга, яки аның янәшәсенә егылып төшкән. Шаһитлар сүзләренчә, күпер кардан һәм боздан чистартылмаган булган. Бу вакыйгадан соң гына аны тиз арада чистарттылар. Мин бу факт буенча Прокуратурага да, республиканың Тикшерү комитетына да мөрәҗәгать итәчәкмен. Тикшерү үткәрелүен беләм», - дигән ул "Башинформ"га.

Бу хәлнең сәбәпләрен һәм хәл-шартларын хокук сакчылары ачыклый.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в