+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
26 гыйнвар 2023, 04:55

“Агам кырлачны уздырам!”

Быелгы кыш әлеге әйтемне искә төшерде.

“Агам кырлачны уздырам!”“Агам кырлачны уздырам!”
“Агам кырлачны уздырам!”

Ай-һай, исән калдык бугай, әйме? Инде уҗымнар, агачлар, җиләк-җимешләр дә чыдаса! Вәт, сынады быелгы кыш! Халыкны да, юлларны да, коммуналь хезмәтләрне дә. Бер җитди “тикшерү” ясап алды. Шөкер, вак-төяк ЧПларны исәпкә алмасак, исән-сау үткәреп җибәрдек бугай кырлачны.

Элек һәм хәзер

Элек нәнәйнең тәрәзәдән карап: “Агам кырлачны уздырам, дип әйтә ди кече кырлач” – дигәнен һич аңламый идем. Кечкенә чакта 25 ноябрь-25 декабрь чорын – олы кырлач, 25 декабрь-25 гыйнвар чорын кече кырлач дип атауларын кайдан белим инде мин?! Быел менә кырлач үзен белдертте – шундук искә төшердек! Мондый салкыннарның шактый вакыт булганы юк иде бит инде. Дөрес, кайбер гәзитләр 44 ел дип үк язып чыкты, әмма килешеп бетәсе килми, чөнки берничә көнгә сузылган 30-35 градуслы салкыннар булып торды. Кырыкка җитүен, бәлки, җитмәгәндер, әмма якынаеп калган чаклары булды.
Быелгы суык исә рекорд куйды. Аскын районында салкынлык -51, -53кә җитте, диделәр. Инде кары да күп булып, игеннәр мул, җәйләр җылы булсын дип телисе генә кала!
Быелгы салкыннардан соң элекке кышлар искә төште. Өлкәннәр әйткәндәй, элек бит аның кышы – кышча, җәе җәйчә була иде. Кары ишеп ява иде, еш кына ишекләрне каплап китә, күршеләр бер-берсенең ишеген карап, кирәк икән – көрәп, ачып чыгара иделәр. Ә язга таба өй, абзар түбәләрен кардан арчу үзе бер сабантуй кебек була иде. Анда яткан карны әткәйләр көрәк белән шакмаклап кистерә, аннары кузгатып, этеп төшерәсең. Без шул олы-олы шакмакларга утырып, шуып төшә идек. Хәзер кар да ятмаган түбәләргә карыйм да, шул вакытлар искә төшә. Нишләп табигать шулкадәр үзгәрде икән соң? Элекке карлар кайда булды икән?
Ә юлларны хәтерлисезме? Кая ул мондый ачык асфальт? Трактор эттергәннән соң, юл читендә зур кар таулары хасил була. Без 5-6 чакрым йөреп укый идек, каршыга машина килсә, аңа юл бирер өчен, шул тауларга үрмәлибез. Инде ноябрь аенда ук, җидесендә авыл клубында үткән бәйрәм концертына кышкы пальтода бара идек, концерттан соң тау шуып уйныйбыз. Салкыны да, кары да җитә иде. Каз өмәләре дә ноябрьгә туры килә иде. Хәзер исә, ноябрьгә түгел, декабрьгә чак кар төшә. Булды бит шундый искиткеч җылы кышлар. Мәсәлән, безнең бакчадагы фиалка декабрь уртасында чәчәк аткан иде. Бичара, яз дип уйлагандыр инде. Яңа елга берничә көн кала гына кар төште ул елны, табигать үзе буталып бетте бугай...
– Иң салкын кыш безнең төбәктә 1969 елда булды, диделәр, анда -55 градус булган. Ә мин үзем 1979 елдан бирле табигать торышын күзәтеп, язып барам. Әйтик, 1972, 1979 елларда да шактый салкыннар булды, – ди Краснокама районының Николо-Березовка авылында яшәүче фенолог Флүс Якупов.
Флүс абый шулай ук 19 гыйнварда һава торышы нинди булуын кызыксынып күзәтә.
– 19 гыйнварда бәкедә су керәләр бит. Элек андый гадәт юк иде, безнең Николо-Березовкада, мәсәлән, су керүләр 1996 елда башланды. Ул елны -17 градус булган. 1998 елда салкынлык -23 градуска җиткән. Аннан соң инде бу көнгә җылырак туры килә – минус 12, 13, 7 градус, – дип анализ ясый ул.

Мәхәббәт җылыта...

Мин үзем 1989 елның салкынын яхшы хәтерлим. Анда да салкынлык минус 40 градуска җиткән иде. Кышкы каникулларда мине апам күрше авылга үзләренә кунакка алып китте. Инде каникуллар бетәргә берничә көн калгач, авылга кайтырга булдым. Яшь чак бит, клубка чыгарга кирәк, танауга ис кергән генә чак... Әмма мине илтеп куярга салкыннан машина кабынмады. Шуннан мин, апаның ай-ваена куймый, җәяүләп чыгып китәргә булдым. Имеш, 15-20 чакрым, безгә арамыни ул? Кызу-кызу гына атлыйм, үзем өшемим дә кебек, әмма аяклар авырайганнан-авырая, күз кабаклары авырая, йокы баса. Керфекләр ябышып катты. Баш эшләсен өчен, өзлексез саныйм, бер урысча, бер татарча, чиратлаштырып. Утырасы килсә дә, үземә утырырга, туктарга рөхсәт итмим. Юлда бер машина, бер ат, бер эт заты юк, кешеләрне сөйләп тә тормыйм инде.
Шулай тырыша-тырыша ярты юлны уздым, юл бер авыл аша үтә иде, анда кереп җылынып чыксам да булган, әмма нишләптер кермәгәнмен, юлны дәвам иттем. 15-16 яшьлек баланы күрүче дә булмагандыр инде, олы кешеләр күрсә, чакырып кертер иде, дип уйлыйм хәзер, минус 40 градус уен эш түгел бит!
Шулай атлый торгач, трассага чыктым. Бәхетемә, кар эттереп йөрүче трактор үтеп бара иде. Ул, мине ерактан шәйләп алып, аптырап, көтеп алды. Өстәвенә, безнең авыл кешесе булып чыкты. “Нишләп бу салкында юлга чыктың? Туңып үләсең бит?!” дип шелтәләп алды да, авылга илтеп үк куйды, рәхмәт яугыры. Мин кайтып мич янында җылынып утыра идем, апам белән җизни килеп керделәр. Апамның йөзе качкан иде, “Туңып үлмәде микән, дип юл буе карап килдем”, – ди. Ничек кирәк шулай күршенең машинасын кабызып, мине юллап килгәннәр икән. Кая инде туңып үлү, күңелдә мәхәббәт бөреләнеп кенә килгән чак! Кичен клубка да чыктык, озатыштык та бугай әле...

Җәһәннәмнән килгән суыклар

Еш кына шушындый салкын­нарны “зәмһәрир суыклары”, диләр. Бервакыт мин дә шулай сүз барышында бу сүзне кыстырган идем, нәнәй миңа: “Болай дип җәһәннәмнән килгән суыкларны атыйлар, ул сүзне бик кулланмасаң да була”, – дип аңлатты. Минем исә бу турыда беркайчан да ишеткәнем юк иде, чөнки “зәмһәрир суыклар” дигән сүзтезмә төрле хикәяләрдә бик еш кулланыла, сөйләшкәндә каты суыкларны зәмһәрир дип атарга күнеккәнбез, ә аның дини термин икәнлегенә бер ишарә дә очраткан юк иде.
– Имансызлар өчен җәһәннәмдә тәмуг – чыдый алмый торган эссе урын гына түгел, сөякләрне сындыра торган салкын урын да булыр, дигән, – дип аңлата иде нәнәй.
Быелгы кышта нәнәемнең сүзләре янә искә төште...

Салкыннарның зыяны

– Минем истә калганы – 1979 елның кышы, – дип үзенең истәлекләре белән уртаклаша Фәһимә Сайпушева. – Ирем белән ул вакытта Мәскәүдә яши идек, мин икенче улымны тудырып, дәваханәдә ятам. Бүлмәдә яткан хатынның ире ул вакытта салкыннан җылыту торбасы шартлап, пешкән иде. Жәмәгать транспортында эшкә килгән шәфкать туташлары транспортның тормозлары туңып, эшләми башлады, дип сөйләде. Кайсыдыр шәһәрләрдә трамвай юлларындагы рельслар ярылган, диделәр. Ә минем авылда урман каравылчысы булып эшләгән энем 46-47 градус салкын булуын, имәннәр шартлап ярылуын сөйләде. Бик озак көяләнде ул шул имәннәр өчен, терелеп киткәндерме аның агачлары-юкмы – сорашканым юк. Ул елны Коми АССРында – салкыннар – 58-60 градуска җитте, диделәр.
Тагын нинди зыян салырга мөмкин бу гадәттән тыш булган салкыннар? Җимеш агачлары гына туңмасын, ә электр, газ счетчиклары нәрсә күрсәтер – алдагы айның квитанцияләрендә беләбез инде!

Табигать... таганда атына

Брррр, каян чыккан бу салкыннар, дип кабатлыйбыз, җылы шәлгә төренә-төренә. Ә менә белгечләр бу салкыннарны... климатның глобаль җылыну нәтиҗәсе, ди. Имеш, җылылыктан “климатик таганнар” барлыкка килә: температура берчә күтәрелә, берчә төшә икән. Кайчан туктар, кайчан башланыр – төгәл генә беркем дә әйтеп бирә алмый. Шуңа да безгә һава торышына ярашлы киенеп йөрергә, сакланырга гына кала.

Киез итекләр – модада!

Быелгы салкыннар күптән кимәгән киез итекләрне, мамык шәлне чыгарттырды. Мамык шәлне пальто, тун астыннан аркаңа япсаң, бер салкын да тими. Ә инде киез итекләр мондый салкында алыштыргысыз! “Әни, нигә күптән шушыны бирмәдең?” – ди киез итек киеп кибеткә чыккан улым. Ботинка белән аяк туңып йөри бит, ә болай, карале, ничек җылы икән!” Инде салкыннар чигенгәч тә, киез итекне салмады – яңа яуган кардан атлавы кыен булса да, аякка бик җылы. Киез итеккә мода игълан итәргә кирәк!” – ди ул.

Лайфхаклар

Минем әле салкыннар темасына тагы ике лайфхак бар. Балалар үстергәндә, юлда йөргәндә икесе дә бик ярый. Беренчесе – горчица. Элек “попутка” белән авылга кайтсак, яки озаккарак урманга чыксак, баланың аягына горчица порошогы салган носки кидерә идем. Беренче катны горчицасыз гына, икенче катын – горчица белән. Атлаган саен аякны кыздыра, шуңа күрә бер дә чирләми иде. “Попутка” көтеп торганда да бик яхшы нәрсә ул – өшетми. Тик артык салып, зыян сала күрмәгез, күбрәк булса, яки тәнгә тиеп торса, аяк табанын пешерергә дә мөмкин.
Икенче лайфхак – кибеттә сатыла торган махсус грелкалар. Аларны иптәшем балыкка барганда ала торган иде. Бу кечкенә плас­тинаны я аяк табанына куясың, я билгә ябыштырасың, я бияләй эченә саласың. Ул ачып, һава температурасы белән “очрашкач”, җылыта башлый, уртача ун сәгать җылы тота. Бик уңайлы әйбер, үзе җиңел, үзе артык кыйммәт тә түгел. Әйтик, элек ул спорт товарлары кибетендә якынча 60-70 сум тора иде. Хәзер исә “Озон” ише интернет кибетләрдән алу отышлырак, арзангарак төшә, әйтик, биш данәсе 435 сум тора. Шулай ук итек табанына салырга җылыта торган махсус олтыраклар бар, аларны да шул интернет-кибетләрдән алып була.
Менә шулай, дуслар. Салкыннар узып китте, кире килерме-юкмы бу кышта – билгесез. Әмма, килә калса, әзер булып торыйк. Әле, кышның башланмаган бер ае бар, март язга караса да, бездә ул иң буранлы, иң карлы айларның берсе санала. Ә февраль үзен иң салкын ай буларак таныткан. Бу айда кошларга да, урман хайваннарына да җиңел түгел. Кулдан килгәнчә, аларны да саклап, кошларга җим сибеп торыйк! Хәерле кышлар булсын дип телик!

* Коралай килми – кыш җитми, коралай китми – яз җитми.
* Кунмыйм дигәнне караңгы кундырыр, адашмыйм дигәнне буран адаштырыр.
* Кыш бетте дип тун сатма, янә кыш бар.
* Кыш – кыямәт, яз – җәннәт.
* Кыш көне җиде җилән кигәнче бер тун ки.
* Кыш көне эт тә: “Җәйгә чыксам сөяктән сарай салыр идем”,– дип әйтер, ди.
* Кыш рәхәт чанага, җәй рәхәт арбага.
* Кыш җитсә, буран туздырыр; җәй җитсә, кояш кыздырыр.
* Кыш – үги ана, яз – үз ана.
* Кышка каршы тиен дә запас җыя.
* Кышкы көннең җылынуына ышанма.
* Кышкы көннәр җәйне әйтер, җәйге көннәр җайны әйтер.
* Кышның күзе караңгы: ни кисәң дә ярый.
* Җылы сөяк сындырмый.

Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас