+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
29 гыйнвар 2023, 18:00

Песи сатып алучыга 180 мең кредит чәпәп куйганнар

Башкортстанда бер тәүлектә генә мошенникларга 9 миллион сум күчергәннәр.  

Песи сатып алучыга 180 мең кредит чәпәп куйганнар
Песи сатып алучыга 180 мең кредит чәпәп куйганнар
Уфа полициясенә 75 яшьлек әбекәй мөрәҗәгать иткән. Ул үзен банк хезмәткәре дип атаган кеше шалтыратканын әйткән. 

Ялган банк хезмәткәре акчаны саклау өчен банклардагы барлык кертемнәрне «хәвефсез счетка» күчерергә тәкъдим иткән. Әбекәй шалтыратучының киңәшен тоткан һәм аферистларга 4 миллион сумнан артык акчасын күчергән...

Шулай ук хокук сакчыларына 25 яшьлек Уфа егете дә мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ул песи сатып алырга теләгән һәм, Интернетта тиешле реклама тапкач, сатучы белән элемтәгә кергән. Тегесе аны залог җибәрергә ышандырган һәм түләү өчен сылтама җибәргән. 25 яшьлек кеше анда үз мәгълүматларын һәм карта номерын, шулай ук смс-хәбәрдә күрсәтелгән кодны керткән. Шуннан соң ир үзенә 180 мең сумлык кредит рәсмиләштерелүен белгән. Ул шунда ук исәбен япкан, акчаны алырга өлгермәгәннәр...

"Таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез. Янәсе, банк хезмәткәреннән шалтырату килгән очракта, сөйләшүегезне өзегез. Онытмагыз, мошенниклар ялган номерларны куллана ала. Социаль медиада аралашканда уяу булыгыз. Танышлардан шикле хәбәрләр алганда, алар белән шәхси номеры буенча элемтәгә керегез. Шикле сылтамалар буенча тикшерелмәгән сайтларга да кермәгез», — дип искәрттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәвефсезлек кагыйдәләре турында.

Узган елның ун аенда Башкортстанда мошенниклар якынча 300 миллион сумга ия булган.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: