Полициягә Карпово авылында бер иргә пычак кадаулары турында хәбәр килә. 41 яшьлек зыян күрүчене - хастаханәгә, ә гаепле хатынны тикшерү өчен полиция бүлегенә китергәннәр.
Беренчел мәгълүматлар буенча, ир, аның белән яшәүче хатын һәм соңгысының сеңлесе бергә эчкәннәр. Мәҗлес озакка сузылган, ләкин хатын-кызлар караокеда күңел ачуны дәвам итәргә теләгән. Күрәсең, спиртлы эчемлекләр йогынтысында зыян күрүче хатынын көнләп, аларны мыскыллый башлаган. Сөеклесеннән мондый сүзләрне көтмәгән ханым ирнең аркасына пычак белән өч тапкыр чәнечкән.
Хатын сүзләренчә, ул аффект халәтендә булган һәм һөҗүмнән соң ук зыян күрүчегә ярдәм итәргә тырышкан. Ир үзе бу хәл турында ашыгыч хезмәтләргә хәбәр итә алган. Караокега кадәр хатын-кызлар барып җитә алмаган. Икесе дә хәлне ачыклау өчен полиция бүлегенә китерелгән.
Шикләнүче кылган эшен таныган. Сәламәтлеккә белә торып авыр зыян китерү факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: vk.com/photo-115466005_456244895