+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
31 гыйнвар 2023, 11:00

Мошенниклар белән эш иткәнен белә торып күчергән

Нефтекамада 2 миллион 400 мең сумын мошенникларга күчергән хатын үзен гипноз астындагыдай хис иткән.

Мошенниклар белән эш иткәнен белә торып күчергән
Мошенниклар белән эш иткәнен белә торып күчергән
Нефтекама полициясенең кизү частенә 49 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән. Хатын таныш булмаган кешенең шалтыратуын, үзен банк хезмәткәре дип таныштыруын сөйләгән. Ул ханымга җинаятьчеләрнең аның исеменә кредитлар рәсмиләштерүе турында хәбәр итә. Хатын-кызга робот булып та, банк хезмәткәрләре булып та күп тапкыр төрле номерлардан шалтыраталар.

"6 сәгать телефон аша бертуктаусыз эшкәртү барышында ханымны диктовкага онлайн-банк кушымтасын тоташтырырга, кредитлар рәсмиләштерергә һәм янәсе акчаны саклап калу өчен башка исәпләргә күчерергә ышандыралар. Нәтиҗәдә, мошенниклык очраклары турында ишеткән хатын-кыз, билгесез кешеләр күрсәтмәләрен үтәп, гипнозланган кебек, җинаятьчеләргә 2 миллион 400 мең сумнан артык акча күчергән", - дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Кичен өенә туганы кайтып кермәсә, аның тагын күпме акча югалтачагы да билгесез. Анысы даими рәвештә шалтыратуларга игътибар иткән. Аның катнашуыннан соң гына гражданка мошенниклар белән эш итүен аңлаган. Хәзер тикшерү бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатылган.

фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: