Бу хәл кичә Стәрлетамак шәһәрендә булган. Кыз әнисе белән бергә торак йортның беренче катында урнашкан товарларны китерү пунктыннан чыккан. Шул вакытта аңа түбәдән боз кисәге килеп төшкән.
Нәтиҗәдә, кыз баш мие җәрәхәте алган. Хәзерге вакытта табиблар аның хәлен авыр дип бәяли.
Җинаять эше кузгатылган.
Биналарның түбәсен боздан һәм кар катламнарыннан вакытында чистартуны оештыру һәм башкару өчен җаваплы хезмәткәрләрнең гамәлләренә тикшерү барышында хокукый бәя биреләчәк.
Урамнарда, ихаталарда йөргәндә саграк булсагыз иде.
фото: башинформ