+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
6 Февраля 2023, 15:17

Гайнетдин

Иманга һәркем үз юлы белән килә.Гайнетдин карт, ниһаять, мәчеткә барырга ният итте... Кемнең теге дөньяда тәмугка – җәһәннәмгә эләгәсе килсен. Кичә бер журналда укып шаккатты – анда зәһәр ут, яман эссе икән! Тәмуг газабы шулкадәр каты булачак, ул җәһәннәмнән кабат үлеп котылырга теләрләр, әмма бу мөмкин булмас. Җитмәсә, анда зөбани этләре дә бар икән. Аларга: “Тотыгыз ул имансыз кешене һәм җәһәннәмнең уртасына өстерәп илтегез”, – дип кушылган ди. Тәүбә, тәүбә! Балачагыннан “Җәһәннәм чокыры” дигән сүзне ишеткәне бар, тик бер дә игътибар иткәне булмады.

ГайнетдинГайнетдин
Гайнетдин
Гайнетдин медальләре тагылган кәчтүм-чалбарын киеп, башына кәлә­пүш-түбәтәй эләктереп, ишеккә юнәл­де. “Кайда, беренче чирканчык алып кайтыйм булмаса”, – дип галошларын кия башлады...
Замандашлары да, аннан кечерәк­ләр дә күптән авыл мәчетен үз иттеләр. Ул гына өеннән чыга алмый. Аңлап тора: үлеп китсә, җәннәтнең фирдәвес бакчасында урын тәтемәя­чәк. Әнә – тәмуг аңа! Юләр, дуамал чаклары бихисап булды. Яшь, чибәр, җегәрле чагында “сулга” да йөрергә өлгерде. Эчте, заманында кем эчмә­де? Үзгәртеп кору чорында “шайтан суы” – сәмәй дә куып алды. Арзанга сатып акча да эшләде. Колхозда юньләп эш хакы түләмәгәндә, аз-маз булса да, җае чыкканда йорт малына фураж, силос алып кайтыштырды. Барысы да шулай яшәде. Ә менә, колхоз идарәсе рәисе, партия оешмасы секретаре, баш бухгалтер, баш икътисадчы, баш инженер, баш энергетик, баш зоотехник... Алар ничек “майда йөзделәр”, ә? Җитмәсә, күкрәк­ләре тулы орден...
Гайнетдиннең дә ике медале бар! Алар һәрчак шифоньерда эленеп торган кәчтүмгә тагылган. Заманында берничә тапкыр колхоз җыелышына, җәен сабантуйга киеп барды ул кәч­түмне. Кеше ара­сында ким-хур булмадылар, фә­кыйрь яшәмәделәр! Йорт тергезде. Хатыны Нәҗибә гомере буе авылда фельд­шер булды, әйбәт кенә эш хакы килеп торды. Иренмәде, авылда берәр­се авырса, төн дип тормады, бара иде. Ике кыз үстерделәр, укыттылар. Алар гаиләләре белән еракта – Себер якларында яши.
Нәҗибә дә олыгаеп бара, җит­мешне узды инде. Аллаһы Тәгалә кайда урын әзерләгәндер? Соңгы вакытта тырышып-тырышып ниндидер догалар, сүрәләр укый. Әллә Гайнетдин белмә­гән гөнаһы булдымы икән? Кем белә? Картая-картая башка әллә нинди шик-шөбһәле уйлар керә! Тәүбә, тәүбә!
Гайнетдин ишек элгеченә алдакчы йозак кидереп капкага юнәлде...
“Уф, әлеге дә баягы, шул Фазыл мулла!.. Фазыл Зиннурович!.. Элекке партия оешмасы сәркәтибе!.. Шайтан бит ул, күпме кешене җәфалады, бер каныкса, җилеккә төшми туктамый иде! Элек — трибуна, хәзер мөнбәр артына басып сөйли... Гайнетдин бер тапкыр аның фермадагы иң чибәр кыз Фәния белән үбешеп торганын да күрде. Фазыл Зиннурович авызын тиз томалады – ферма мөдиренә әйтеп, бушлай ике капчык фураж бирдерде. Вәт дөнья! Ә теге кыз, мескен, авырга калып... Әй, искә төшерсәң, бар инде! Мин хәзер шул Фазыл янына барыйммы?.. Юк!..”
Гайнетдин җәһәт кенә борылып өйгә керде. Ачуы кабарганнан-кабарды, йөрәге ешрак тибә башлады. Кәчтүмен салып, медальләрен алгы якка каратып чөйгә элде дә өстәл янына килде. “Йөз грамм!.. Бер эч­кәндә йөз грамм!..” Стаканның яртысына сала да, һоп, тын да алмый йотып куя. Бераздан пошаманлык басыла, зарлар онытылып тора. Күбрәк китсә, ай-һай, иртән – тәмуг инде, җир тәмугы!..
“Мин дә юкәдән тегелмәгән! Ике медалем бар! Әллә, мәйтәм, үзем белән теге дөньяга алып китимме? Бәлки файдасы тияр?.. Анда сират күпере үтәсе бар ләса?..
Ә менә Фазыл Зиннур улының ордены бар! Нәрсә эшләде, нинди хез­мәте өчен лаек булды? Без, мал караучылар, кичке савымнан соң, төнге сәгать өчтә фермага кире барып, сыерларга махсус житеш­терелгән витаминлы азык салып кайта идек. Сөт арта, имеш?! Ә иртәнге савым җитте­ме, без кабат шунда. Фа­зыл үзе исә ул мизгелдә тәмле төш­ләр күреп йоклап яткандыр әле, мөгаен. Аларга – орден, безгә – ме­даль...”
Шулчак ишектән сукрана-сукрана Нәҗибә килеп керде.
– Нәрсә кәперәеп, зәһәрләнеп утырасың? Мәчеткә бармадыңмы әллә?
– Ишегалдына чыккан идем, тик... Фазыл мулла янына, гафу ит, җан тартмый, – диде Гайнетдин, хәтта өстәлгә сугып та алды. – Заманында бинахакка күп рәнҗетте, җан көеге...
– Бичараланып, аһ-зарларыңа төренеп, зеңгелдәп утырма! – Нәҗибә өстәл янына килеп шешәгә күз салды. – Ару гына җиппәргәнсең, сиксәнне куасың ләса, туктат. Онык­ларың алдында оят...
– Тс-с-с, зерә зилзилә куптарма! – диде Гайнетдин, бармагын иреннәренә куеп. – Фатыйма күрше ни хәлдә?
– Соңгы уколны кададым. Аллаһка шөкер, аягына нык басып йөри башлады. – Нәҗибә өстәлне ашъяулык белән каплады. – Фатыйма үрдәк ашы пешергән. Кыскасы, безне кунакка чакырды, әйдә җыен...
Гайнетдин башкача эндәшмәде. Стенада эленеп торган кәчтүмен алып киде дә ишеккә юнәлде...
Икенче көнне авылда имеш-мимеш сүзләр таралды. Төнлә Фазыл Зиннур улын ашыгыч ярдәм машинасы белән дәваханәгә алып киткәннәр. Таң атканчы катлаулы операция ясаганнар, хәзер мәчеткә йөрердәй хәлдә түгел икән. Урынына яшь мулла киләчәк ди! Өйләнмәгән! Бик укымышлы, Урта Азия ягында дини белем алган, хаҗга да барып кайтырга өлгергән ди.
Менә, Гайнетдингә дә мәчеткә юл ачылды түгелме? “Барам, барам! – диде ул һәм шундук шифоньердагы кәч­түмен чыгарып, өстәл каршындагы кадакка элеп куйды. – Нигә бармаска?.. Килсен генә яңа мул­ла!..”
Һәм ул килде. Аны мәчет янә­шә­сендәге буш йортка урнаштырдылар. Икенче көнне Гайнетдин, ниһаять, Аллаһ йортына юнәлде.
Мәчет ишеген икесе бер вакытта ачтылар. Берсе — тышкы яктан, икенчесе — эчтән. Күренеп тора, мулла кайдадыр ашыга, әмма ул җәһәт кенә кире чигенде.
Алар кушкуллап күрештеләр, таныштылар. Мулла ниндидер дога укып сакал-мыек баскан битен дә сыпырып алырга өлгерде.
– Сөбханалла! – диде Рәшит мулла, Гайнетдиннең күкрәгенә текәлеп. – Медальләрегез дә бар икән?
“Һе, күрде!” – дигән уй-фикер йөге­реп үтте Гайнетдиннең башыннан һәм ул, беренче тапкыр медаль­ләре өчен горурланып елмаеп куйды.
– Мәчеткә күптән йөрисезме? – дип сүзен дәвам итте Рәшит мулла, хәзер инде аның күзләренә багып.
– Мин... Мин болай күптән җыенган идем. Тик ничектер...
– Аллаһ йортының ишеге һәр­кем­гә, һәрчак ачык, – диде Рәшит мулла, мөлаем елмаеп. – Иртәгә җомга намазына рәхим итегез! Көтәм, Гайнетдин бабай!.. Әлегә, гафу итегез, ашыгам, район үзәгенә чакырдылар.
Гайнетдин мәчеттән бик канәгать булып, авызы колагына җитеп кайтты. “Яшибез әле, Аллаһ боерса, чир-зәхмәтләр читләп үтсен...”
– Бик әйбәт, итагатьле мулла! Миңа бик ошады, – диде Гайнетдин өстәл артына утырып. – Күркәм егет!
– Фазылның хәле ничек икән?
– Алдагы атнада кайтаралар икән.
– Хәлен белергә кирәк булыр... Ничек кенә булмасын, гомер буе колхозда бергә җәфаландык ләса...
Нәҗибә, канәгать елмаеп, кухня тумбочкасыннан бер шешә сәмәй чыгарып өстәлгә куйды. – Хәзер, ашны җылытам, чәй куям!
Шулчак, Гайнетдин учы белән маңгаена сугып алды.
– Менә, хәтер: иртәгә бит җомга намазы... мәчеткә барасым бар! Сә­мәй­не алып куй! – дип шешәне өстәл читенә үк этәреп куйды. – Аппаратын да җыеп ераккарак яшер! Җиткән­дер...
Вәт, дөнья!.. Ниһаять, “шайтан суы”ннан бөтенләй ваз кичкән иренең сүзләренә шаккатып, Нәҗибә кулындагы самавырын чак төшереп җибәр­мәде.

Мөдәрис Мөсифуллин,
Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы.
Дүртөйле районы.


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас