+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
7 февраль 2023, 02:35

Ләйлә Дәүләтова да, Данирның хатыны да Төркиядә...

Ә анда коточкыч җир тетрәү...

Ләйлә Дәүләтова да, Данирның хатыны да Төркиядә...Ләйлә Дәүләтова да, Данирның хатыны да Төркиядә...
Ләйлә Дәүләтова да, Данирның хатыны да Төркиядә...

Данир Сабировның хатыны Миләүшә, ирен калдырып, ахирәтләре белән Төркиягә киткән. Бүгенге хәлләрдән соң аның өчен борчылучылар күп. "Бездә барысы да тыныч. Борчылмагыз", - дип язган ул.

Ә менә Ләйлә Дәүләтова гаиләсе белән ял иткән урында җир тетрәү сизелгән. Ул төнлә куркып уянган. "Балконга чыксам, бөтен дөнья селкенә" - дигән ул. Анда әле дә бик тыныч түгел икән.

«Бүген иртәнге 04:00 тирәсендә өске каттан ишетелгән тавышка уяндым. Мебель күчкән тавышлар ишетелде. Ничәдер секунд эчендә әллә нинди вариантлар уйладым. Шулкадәр затлы кунакханәдә бу вакытта ник тавышланалар икән?» – дип аптырап, йокларга булдым.

Гөлмәрьям яткан диван аз гына алга күчкәндәй булды. Люстра җилпенеп алды. Шаккаттым. Бу вакытта җеннәр генә йөридер, дип уйлап, куркудан догалар укып алдым. Бисмилла әйтеп балконга чыксам, дөнья селкенә.

4-5 минуттан җир тынычланган сыман булды. Иң йоклыйсы килгән вакыт. Беркемне дә уятмыйча, йокларга ятарга булдым.

Иртән социаль челтәргә кергәч кенә төнлә бик каты җир тетрәү булганын белдем. Без тукталган «Вояж» кунакханәсе Белекта, нәкъ Төркиянең җир тетрәгән ягында урнашкан.

Әлеге мизгелдә дә дөнья тыныч түгел. Җир селкенүе сизелеп тора.

Мондый көчле җир тетрәүләр 100 елга бер генә була, диделәр. Зыян күрүчеләр, үлүчеләр, гарипләнүчеләр бик күп. Төркиядә 300ләп кеше үлгән, 3 меңләп кеше зыян күргән. Йортлар җимерелә, кешеләр җимерекләр астында кала. Сириядә 30 мең кешелек тулы бер шәһәр юкка чыккан, диләр.

Аллаһ Тәгаләнең кодрәте киң. Ул теләмәсә, яфрак та селкенми, диңгез дә шауламый. Аның ачуын китермичә, булганына шөкер итеп, дус-тату яшәргә язсын иде», – дип язган Ләйлә.

Төркиядәге җир тетрәү корбаннары саны 3  меңнән узып бара...

 Ялга китүчеләрнең исән-сау әйләнеп кайтуын телибез.


Фото: социаль челтәрләрдән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас