+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
8 февраль 2023, 09:10

Балаларын алдан җыенып үтергәнме?

Уфада 41 яшьлек ирнең ике улын үтереп, аннары үз-үзен юк итүен язган идек.

Балаларын алдан җыенып үтергәнме?
Балаларын алдан җыенып үтергәнме?
Дмитрий В. бу коточкыч фаҗигане алдан ук планлаштырган булуы мөмкин, моңа сәер детальләр күрсәтә.

Әйтик, билгеле булуынча, фаҗига алдыннан кичен ир балалар белән үлем һәм яшәү мәгънәсе турында сәер әңгәмә корган. Тикшерүчеләр фикеренчә, бу аның алга таба ни кылырга теләвен күрсәтә ала.

- Юктан гына төнлә үтермиләр. Бәхәс булмаган бит, кинәт килеп чыккан ният булмаган. Бу эшне ул электән ниятләгән. Кеше тиккә генә ишекне эчтән ябып куймас. Тик психикадагы үзгәрешләрне дә кире кагарга ярамый, чөнки сәламәт кеше андый адымга батырчылык итми, - дип аңлата тикшерүчеләр.

Исегезгә төшерәбез, 3 февральгә каршы төндә Уфада бер ир төнен 13 һәм 7 яшьлек ике улын үтереп, үз-үзенә кул салган. Хатыны 10 яшьлек кызы белән подъездга йөгереп чыккан булган, ул ярдәмгә күршеләрен чакырырга уйлаган. Коткаручылар килгәндә инде соң булган...
 
Фото: "СК по РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: