Ул кулланучылар гомере һәм сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтүдә гаепләнә.
Мәгълүм булуынча, былтыр февральдә батут үзәгендә исерек хәлдә булган 19 яшьлек егет батуттан «поролон чокыры» аттракционына сикергәндә бетон идәнгә килеп төшкән һәм умыртка сөяген сындырган, нәтиҗәдә 11 көннән соң дәваханәдә вафат булган.
Тикшерү ачыклаганча, поролон чокыры төбендә урнашкан саклагыч матның җимерелүе сәбәпле, күрсәтелгән аттракцион ГОСТ таләпләренә туры килмәгән, бу фаҗигагә китергән.
Моннан тыш, шул ук батут үзәгендә 4 яшьлек бала батутта сикергәндә металл каркаска килеп төшә, нәтиҗәдә аягын сындыра. Атап үтелгән каркас, шулай ук, ГОСТ таләпләре нигезендә тиешенчә сакланырга тиеш иде.
Бәхетсезлек очраклары турында хокук саклау органнарына хәбәрләр килгәннән соң, батут үзәге эшчәнлеге туктатылды.
Гаепләнүче җинаять кылуда гаебен танымый. Шуңа карамастан, тикшерү тарафыннан җитәрлек дәлилләү базасы җыелган, шуңа бәйле рәвештә җинаять эше буенча гаепләү карары расланган, эш асылда карау өчен судка җибәрелгән.
Фото: Башинформ