

Имеш тә, ир анда яраланган солдатларны дәвалый, һәм күптән түгел аның бер пациенты үлеме алдыннан зур алтын кисәге биргән, аның бәясе - 1,5 миллион доллар.
Актив кына аралашканнан соң, ир-ат, транспорт чыгымнарын түләсә, алтын кисәген хатын-кызга җибәрергә вәгъдә итә. Чит ил кешесе бу алтынны сатканнан соң, барлык чыгымнарны каплаячакмын, дип ышандыра.
Хатын үзенең яңа дустына ярдәм итүгә 2 миллион 300 мең сум акча сарыф иткән, ә аннары мошенник капканына эләккәнен аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.
Нинди хәл соң бу?! Мәгълүмат чаралары шушы хакта көне-төне тукып тора, югыйсә. Артык беркатлылыкмы, бәхетле буласы килү теләгеме?
Фото: kredit-on.ru