Әбҗәлил районында бер йортта сигез айлык баланың мәете табылган.
Ачыклануынча, үлгән нарасыйның әнисе ике кызы белән бергә сеңлесе янына кунакка килгән. Кич белән хатыннар спиртлы эчемлекләр кулланган, балаларны яткырган һәм үзләре дә йокларга яткан. Иртән сигез айлык баланы үле килеш тапканнар: кыз идәндә яткан.
Әнисе аңлатканча, төнлә кызы ашарга уянган. Баланың карават читендә йоклаганы билгеле. Гәүдәсен яру өчен Уфа белгечләренә тапшырганнар.
Фото: mk.ru