Керфек очларына аз гына эңгер күкшеллеге эленә, җиңелчә генә кар сибәли. Һава саф, дөнья иркен. Аякка чүт кенә кар урала. Кар астындагы бозда аяк аз гына таеп китә дә итегеңә ябыша башлаган җепшек төшеп кала. Аяк асты шундый булгач, күкрәгеңне киереп, шәһәр белән горурланып атлап булмый, киресенчә, арт саныңны сузыбрак аякларыңны сөйрәргә туры килә. Күзләр – аяк астын капшап бара.
Менә шулай атлаган җирдән, сукмактан аз гына читтәрәк яткан бер кыерчык булканы күреп катып калдым. Соңгы елларда мондый хәлне күргән булмаган икән. Һәрхәлдә, мин хәтерләмим. Ә әле – ап-ак калач! Йөзе алсуланып пешкән, эче сөт кебек ак. Хәтта яңа яуган кар өстендә дә ул үзенә күрә бер могҗиза булып, игътибарны тартып тора.
Мин Совет властеның койрыгын күреп калган кеше. Ул чорда икмәк культы көчле иде. Икмәк турында шигырьләр, хикәяләр язалар, җырлар чыгаралар. Авыллар игенчелек белән шөгыльләнә, игенченең даны югары. Ул вакытта, гомумән, барлык һөнәрләрнең дә абруе зур, кайберләренең акчасы гына бераз бәләкәйрәк иде. Ә игенченең дәрәҗәсе дә зур, акчасы да ничава. Өстәвенә, игелгән игеннең, пешкән икмәкнең дә кадере бар иде.
Болай итеп аяк астында аунатып яткырмадылар аны беркайчан да. Хәтта валчыгы гына идәнгә төшсә дә, кадерләп себереп алдылар. Җирдә ятканын күрсәләр, бер як читкәрәк, кош-корт ашарлык урынгарак куеп киттеләр. Бу хәтта югарыдан күрсәтмә биреп эшләтелгән эш тә түгел, ә халыкның күңел таләбе иде.
Чөнки авыл кешеләренең дә бер кыерчык икмәккә тилмереп, черегән бәрәңге, балтырган һәм кычыткан ашап җан асраган чакларына озак вакыт үтмәгән, ачлыкның ачы әрнүләре кешеләр күңелендә саклана иде әле. Икмәкне кадерсезләү ул әнә шул елларга түзгән тереләрне санга сукмау, түзәлмичә җан тәслим кылган әрвахларны мәсхәрәләү сыман тоела иде.
Мин менә шундыйрак чорда тәрбияләнгән кеше. Әби-бабайлар да, әти-әниләр дә: “Икмәгеңнең валчыгын да җиргә төшермә, төшерсәң кадерләп алып куй, югыйсә, Аллаһ сугар!” – дип адым саен кисәтеп торалар иде. Малай чакта май, яки шикәр комы ягылган икмәкне күтәреп урамга да чыккалый торган идек. Ике-өч малай очрашса, төрткәләшә башлый бит инде. Мондый вакытта кулыңдагы икмәк җиргә дә төшеп китә. Менә шуны иелеп алгач, без ирексездән күккә күз ташлый торган идек. Аллаһ бабай карап тормыймы, янәсе. Сугыштан аксап кайткач, таяк белән йөри торган күрше карты килеп чыкса, ул Аллаһ бабайдыр, хәзер әнә шул таягы белән безнең башка сугарга киләдер кебек тоела иде...
Ничек кенә булмасын, икмәк кадере дигән нәрсә өлкәннәр аша безгә дә күчеп калды. Хәтта үзебез ташламасак та, без ипи кисәге күрсәк, аны читкәрәк алып куябыз. Аяк астында аунатып яткыру иң зур гөнаһ, иң ачы бозыклык кебек тоела иде.
Соңгы вакытта аяк астында икмәк кыерчыгы күргән булмаган икән. Авылда андый хәл булмый инде, мал-туар, кош-корт җыештырып тора. Шәһәрдә дә очраган юк иде. Кош-корт монда да аз түгел, ихаталарда күгәрчене, каргасы бар. Хуҗасыз этләр дә очрап тора. Подъезд алларындагы чүплекләрнең кайберсендә комаклар да күренгәләштерә. Бәлки, шуларның “санитарлыгы”дыр, бәлки, кешеләр тәртипкә утыргандыр. Һәрхәлдә, мин шулай уйлый идем.
Әле менә аяк астында ап-ак күмәч аунап ята. Һәм беркем дә аны читкә булса да алып кую турында уйламый. Борылып карап торалар да ары китәләр. Кайберләре бөтенләй күрмәмешкә салыша.
Шундый уйлар белән мин дә теге булка кисәгенә бермәл карап тордым. Әби-бабайларның, әти-әниләрнең сүзен хәтерләдем. И, үткәннәрнең тәрбиясе искиткеч яхшы булган инде, ул кешене намуслылыкка, тәртипкә өйрәткән.
Бертын шулай карап тордым да мин дә ары киттем. Үткәннәрнең тәрбиясе аша атлап. Башкача мөмкин дә түгел иде. Ни генә әйтсәң дә, мин бит әле үткәннәр тәрбиясе генә түгел, ә бүгенге көн җимеше дә.
Тик сез беркемгә дә сөйләмәгез, яме. Безнең кем икәнне белмәсеннәр.