Ирина, Аталай һәм аларның балалары Мәскәүдә яшәгән. Яшьләр Аталай башкалага эшкә кигәч танышып кавышкан.
Фаҗига булыр алдыннан гаилә Аталайның туган ягы Хатайга кунакка килгән.
Җир тетрәү башланганнан соң өч көн үткәч, мәетләре табыла. Беренче көннәрдә элемтә шунда ук юкка чыга. Гаиләнең якын дусты аларга шалтыратырга тырыша, ләкин барысы да нәтиҗәсез була.
- Элемтәне төзәткәч, Ирина: «Коткарыгыз , без исән», - дип язды. Алар бетон плитә астында ята һәм ярдәм сорый. Ләкин техника аз иде. Аларны коткарырга өлгермәделәр. Бер минутта 7-8 йорт шунда ук шартлады, ә төзелеш краннары бөтенесенә дә җитмәде. Без Ира җир тетрәвен белеп калгач, кечкенә баласы янына йөгергәндер, ә Аталай башка бүлмәдә иде дип уйлыйбыз. Алар төрле урыннарда табылды, - ди Аталайның дусты Хюсен.
- Ул бик әдәпле, шундый тыныч, игелекле кеше иде. Аның шаяруларын яраттым. Күптән түгел аның белән аралашып, хәлләрен сораштым. Аталай яхшы һәм зур гаилә турында хыялланды. Нәкъ шулай булды да. Аның уллары Денис һәм Тимур бик матурлар иде. Тик язмышлары башкача булып чыкты, - дип сөйләгән ул.
Җир тетрәүдән әлеге Хатай шәһрендә генә 100 меңнән артык кеше һәлак булган.
фото: reuters.com