

Кичә Бөре районында атлы чана катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итте телеграм-каналда төбәкнең баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов.
"Бөре - Питяково автомобиль юлының 15нче чакрымында 27 яшьлек кеше, ат чанасында олы юлга чыкканда, 22 яшьлек кыз идарә иткән "Шевроле Авео"ны үткәрмәгән. Көчле бәрелү нәтиҗәсендә ат белән идарә итүче ир һәм аның 34 яшьлек пассажиры җәрәхәтләнгәннәр. Хайван зыян күрмәгән», - ди Севастьянов һәм ат белән йөрүчеләргә чаналарга яктылык кайтаручы элементлар беркетергә өнди.
Фото: "телеграм-канал Владимира Севастьянова"