

Кичә кич Уфада ашыгыч хезмәтләргә бер хатын шалтыратып, Яр буе урамындагы йортта икенче катның ачык тәрәзәсеннән ике кечкенә бала күренүе турында хәбәр итә.
Башта балаларны узып баручы ир-ат күреп калган, алар тәрәзә ачып уенчыкларны аска ыргыта башлаган. Бу урынга Уфа гражданнарны яклау идарәсенең эзләү-коткару отряды һәм полиция хезмәткәрләре җибәрелгән.
Коткаручылар, баскычны ачык тәрәзәгә куеп, 2 һәм 4 яшьлек ике бала булган фатирга үтеп кергән. Олылар өйдә булмаган. Коткаручыларның тиз эш итүе нәтиҗәсендә, балалар зыян күрмәгән.
Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, әниләре, сабыйларын ялгыз калдырып, кибеткә азык-төлек алырга чыккан булган...
Балаларны бер мизгелгә дә ялгыз калдырырга ярамаганлыгын истә тотсагыз иде.
фото: башинформ