+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 февраль 2023, 07:35

Интернетта танышкан "кызга" 1 миллион сум күчергән

 Ә ул "кыз" егет булып чыккан! Моннан соң ниләр булган?

Интернетта танышкан "кызга" 1 миллион сум күчергән
Интернетта танышкан "кызга" 1 миллион сум күчергән
Стәрлетамак районында танышу сайтыннан бер "кыз" 30 яшьлек ир-егетне 970 мең сумыннан мәхрүм иткән.  
 
Зыян күргән егет аның белән Интернет аша гына таныша һәм аралаша. Бервакыт "ханым" баласының авыруы, кредит һәм торак өчен түләү аркасында финанс белән кыенлыклары туу турында сөйли. Ул үзенең яңа танышыннан акча сорый, һәм тегесе, аны кызганып, кирәкле суммаларны күчерә.

Ләкин "ханым" акчаларны кире кайтарырга ашыкмаган, һәм ир-егет аны сайтта блоклаган. Әмма икенче көнне зыян күрүчегә билгесез ир янап шалтырата. Зыян күрүче полиция хезмәткәрләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Тулаем алганда, ул 970 мең сум акчасыннан колак каккан.

Кыз шәхесе астында Стәрлетамактан 32 яшьлек... мошенник ир яшеренгән булган. Аны тоткарлаганнар, ул гаебен таныган. Шикләнелүче урланган акчаларны шәхси ихтыяҗларына сарыф иткән һәм зыян күрүчегә китерелгән зыянны тулысынча түләргә вәгъдә биргән.
 
фото: kpravda.ru  

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: