+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
16 февраль 2023, 09:25

Ике айлык баласын үтерүче җәзасын алачак

Бу мәхшәрдә тагын бер кеше һәлак булган.

Ике айлык баласын үтерүче җәзасын алачакИке айлык баласын үтерүче җәзасын алачак
Ике айлык баласын үтерүче җәзасын алачак
Дәүләкән районы прокуратурасы Уфа районында яшәүчегә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады.

Прокуратураның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2022 елның ноябрендә "Mazda Millenia" руле артында гаепләнүче башта «КамАЗ»га тиеп киткән, аннары «Лада Ларгус» маркалы машинага бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәтендә илебез автомобиле йөртүчесе һәм иномарканың кечкенә пассажиры җәрәхәтләрдән үлгән, ике өлкән кеше, шулай ук бер бала сәламәтлегенә төрле дәрәҗәдәге зыян алган.

Гаепләнүче үз гаебен таныды. Җинаять эше асылда карау өчен Дәүләкән район судына җибәрелде.

Элегрәк "Мазда Милления", «КамАЗ» һәм «Лада Ларгус» автомобильләре бәрелешү нәтиҗәсендә 37 яшьлек ир-атның һәлак булуы, 9 яшьлек һәм 2,5 айлык ике кыз һәм 1983 һәм 1989 елгы хатын-кызлар зыян күрүе турында хәбәр иткән идек. Соңрак авариядән соң кечкенә кызның исән калмавы ачыкланды. Ул авыр җәрәхәтләр белән дәваханәгә китерелә һәм медицина учреждениесендә үлә.

Фото: "МЧС по РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас