Еврей автономияле өлкәсендә яшәүче берәү җәза срогы үткәндә Уфа кызы белән Интернет аша таныша.
Үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган ир төрле сәбәпләр белән аннан түләүле операция уздыру, страховка түләвен рәсмиләштерү өчен финанс ярдәме күрсәтүен сораган, тик, вәгъдә итсә дә, акчасын кайтарып бирергә ашыкмаган.
Хатын аңа 300 000 сум акча күчергән, аннары аның акчаны кире кайтармаячагын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Гаепләнүче үз гаебен таныган.
Суд аңа ел ярымлык катгый җәза билгеләгән, шулай ук зыянны түләттергән.
фото: социаль челтәрләр