+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
17 февраль 2023, 03:05

"Чире аз гына йөткерүдән башланды..."

Ни кызганыч, Роман Костомаровның хәле һаман да начар булып кала. Хатыны бу зәһәр авыруның ничек башлануы турында сөйләгән. 

"Чире аз гына йөткерүдән башланды...""Чире аз гына йөткерүдән башланды..."
"Чире аз гына йөткерүдән башланды..."
 Оксана Домнина сүзләренчә, гыйнвар башында иренең кулы авырта башлаган. Ул дарулар эчкән, алар аркасында авыру вакытында сизелмәгән.

"Роман үзен начар хис итмәде, һәм бердәнбер симптом гыйнвар башында бераз йөткерү иде. Мин моны аномаль нәрсә дип санамыйм. Температура күтәрелсә дә, спортчылар һәрвакыт эшли. Әлегә хәле булганда. Үзем турында әйтә алам: 30 декабрьдә 39 температура белән яттым, ә бер көннән инде чыгыш ясадым. Фигуристлар өчен бу гадәти хәл", - дигән Домнина aif.ruга.

Авыру башлангач та аның нәрсәгә китерә аласын белдек, дигән ул. "Нәтиҗәсе турында без барыбыз да белә һәм баштан ук аңлый идек. Роман авырып киткәч, иң яхшы табиблар консилиум җыйды. Иремнең хәле бик авыр, катлаулы иде, барлык күрсәткечләр начар, алар белән исән калмыйлар. Ирем яңадан туды. Аның безнең белән булуы - зур могҗиза һәм табибларның хезмәте. Зур бәхет, бу безнең өчен иң мөһиме", дигән тимераякта шуучының хатыны.

Костомаров 10 гыйнварда пневмония белән реанимациягә эләгә, ә соңрак Коммунаркадагы дәваханәгә күчерелә, анда аңа канны ясалма туендыру процедурасын ЭКМО ясый башлыйлар. Ул ашыгыч очракларда гомерне саклап калу өчен кулланыла.

фото: ТАСС/Михаил Джапаридзе


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас